Башкортстанда контракт буенча хәрби хезмәткә кандидатлар сайлау буенча эш дәвам итә. Республикада махсус хәрби операция зонасында хезмәт итү өчен Оборона министрлыгы белән контракт төзүчеләр саны артканнан-арта.
Ул гына да түгел, Башкортстанга безнең республикадан сугышчан иптәшләре янына фронтка китү өчен башка төбәкләрдән дә кешеләр килә. Бу җәһәттән, Башкортстанда “Защитник” контракт буенча хәрби хезмәткә гражданнарны сайлау пункты 2024 елның көзендә эшли башлады. Аның ачылуына СВО зонасында хезмәт итәргә теләүче ир-атларның күпләп килүе сәбәпче булды.
Патриотлар агымы бүген дә кимеми, дип билгеләде Башкортстан хәрби комиссариатының контракт хезмәтенә сайлап алу пункты җитәкчесе, полковник Сергей Родинко.
– Ир-атлар кулларына корал алып, Ватанны якларга ныклы ният белән киләләр. Моны мин ышандырып әйтәм. Әмма монда алар катгый сайлап алу уза. Пунктта кандидатның кредит тарихын тикшерүче Федераль суд приставлары хезмәте вәкилләре эшли. Алар бурычларны исәптән чыгару һәм аңа карата башкарма производстволарны туктату тәртибен аңлаталар. Шуны да билгеләп үтәм: бурычны исәптән чыгару суммасы 10 миллион сумга кадәр тәшкил итә. Алардан тыш монда финанс учреждениеләре хезмәткәрләре дә эшли. Кандидатлар шунда ук Оборона министрлыгы эшләгән биш банкның берсе реквизитлары белән карта ала. Монда шулай ук сәламәтлек саклау вәкилләре, психологлар, юристлар, полиграфологлар һәм башка белгечләр дә бар. Кыскасы, берничә ел элек уйланылганча, “Защитник” пункты бердәм тәрәзә режимында эшли һәм, тәҗрибә күрсәтүенчә, шактый уңышлы. Бу булачак хәрби хезмәткәрләр өчен дә, шулай ук хәрби хезмәткә сайлап алу эше белән бәйле кешеләр өчен дә бик уңайлы, – диде Сергей Родинко.
Республика халкы сайлап алу пунктына тәүлекнең теләсә кайсы вакытында килә ала. Алар өчен яшәү урыннары оештырылган, биредә юлдан соң юыну, ял итү мөмкинлеге каралган, кайнар аш белән тәэмин итәләр. Һәм инде икенче көннән үк әңгәмә узу һәм тикшерүләр үтү башлана. Этеш-төртеш тә, чират та юк.
Ишембай районының Скворчиха авылыннан Игорь Иванов ассызыклавынча, контрактны акча өчен имзаламый. Булачак сугышчы сүзләренчә, алгы сызыкта аның иптәшләре һәм туганнары хезмәт итә. Аңа да җиңүне якынайту өчен фронтка китәргә вакыт җитте, ди ул.
– Бик югары яңгырарга мөмкин, әмма “Ватан алдындагы бурыч” төшенчәсе безнең илдә буш сүзләр түгел. Алар ана сөте белән канга сеңгән. Дөресен генә әйткәндә, мин монда килүемне алдан беркемгә дә әйтмәдем. СВОда хезмәт итәргә ниятләвемне яшермәсәм дә, бу турыда кычкырып та йөрмәдем. Әгәр карар кабул ителгән икән, димәк, аны тормышка ашырырга кирәк. СВОда хезмәт итү теләге күптән туды, кайбер йорт эшләре генә тотып тора иде. Ләкин вакыт җитте, егетләргә булышырга китәм. Минем сугышчан тәҗрибәм юк, ләкин мин белергә тиешле нәрсәләрнең барысына да өйрәтәчәкләр. Иптәшләр ялга кайтканда, миңа фронттагы хәлләр турында сөйләделәр. Курыкмыйм. Анда сугышчан гаилә һәм, ышанам, мотлак аның бер өлеше булачакмын, – диде Игорь.
Ульяновскида яшәүче Василий Черпаков Башкортстанда авиация төзелеше өлкәсендә эшләгән. Республика аның өчен икенче туган йортына әверелгән. Шуңа күрә, контрактчы булырга карар кылгач, туган ягына кайтмаган, ә тиешле документларын алып, “Защитник” үзәгенә килгән.
– Минем улым анда. Данила СВО зонасында 2023 ел башыннан хезмәт итә. Аның мотоукчылар подразделениесе Краснолиманск юнәлешендә хәрби бурычларын үти. Фронтның иң мөһим участокларының берсе икәнен беләм. Улым белән очрашырмынмы, белмим. Моңа өметләнәм. Бик күп егетләр фронтка китте. Аларның һәрберсе йөзендә Даниланы күрәчәкмен. Аларның һәркайсына әти булырга тырышырмын. Өлкән буынның хәрби хәрәкәтләрдә катнашуы мөһим. Без иңбашыбызны да куя, каты сүз дә әйтә алабыз. Яшьләрдән үзебез дә файдалы күнекмәләргә өйрәнербез. Безгә картаерга иртәрәк, көч бар әле, – дип уртаклашты ул.
Башкортстан СВО зонасында хезмәт итү өчен контракт төзүчеләр саны буенча Идел буе федераль округында гына түгел, ә ил күләмендә дә әйдәүче төбәкләрнең берсе булып тора, диде Сергей Родинко.
Бүгенге көндә контрактчыларга бер тапкыр түләнә торган сумма 1700000 сум тәшкил итә. Шуның 1300000 сумы республикадан, калганы – федераль акча. Моннан тыш, хәрби хезмәткәрләргә хәрби званиесенә, хезмәт итү вакытына һәм башка критерийларга карап, 210 мең сумнан һәм аннан да югарырак күләмдә айлык эш хакы түләнә. Шулай ук сугышчан бурычларны нәтиҗәле үтәү, ягъни дошманның коралларын һәм сугышчан техникасын юк итү яки кулга төшерү, шулай ук штурм подразделениеләре составында алга барган өчен түләүләр каралган. Әлбәттә, социаль гарантияләр дә бар. Республикада СВОда катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итүнең 50 чарасы гамәлдә.
Сайлап алу пунктыннан яңа хәрбиләр белән чираттагы автобус юлга чыкты. Екатеринбургта – тукталыш. Урал башкаласыннан махсус борт аларны сугышчан әзерлек узу урынына китерәчәк. Аннары – махсус хәрби операция зонасы, командирлар, сугышчан иптәшләр, блиндажлар һәм Җиңү өчен намуслы хезмәт!
Ример НАСРЕТДИНОВ.