Быел легендар Һава-десант гаскәрләренә 95 ел тула, һәм юбилей уңаеннан Башкортстанның барлык районнарыннан командалар каршылыклар трассасына чыкты.
50дән артык команда көч, чыдамлык һәм команда рухы күрсәтә. Йөгерү инструкторлары буларак, титуллы спортчылар – Башкортстан һәм Русия чемпионнары чыгыш ясый, алар ярышлар башланыр алдыннан барлык катнашучылар өчен мәҗбүри разминка үткәрде.
- Без монда яңа кешеләр түгел инде – барлык киртәләрне өйрәндек, намус белән әзерләндек. Көч сизәбез, җиңүгә ышанабыз! Барлык катнашучыларга - һичшиксез уңышлар. ВДВга дан! - дип тәэсирләре белән уртаклашты Чишмә районыннан Ильяс Байков.
Ярышларда җиңү өчен команда финишка тулы состав белән килергә тиеш.
Чараның кунагы, Рязань гвардия югары һава-десант команда училищесы хезмәтенең өлкән офицеры Рәдиф Әмир улы Хәмзин түбәндәгеләрне белдерде:
- Мин Сибайда мәктәптә кадет сыйныфын тәмамладым. Армиядән соң контракт төзедем. Бу 2008 ел иде. Рязань гвардия югары һава-десант училищесында өлкән офицермын. Бүгенге чарага аннан килдем.
Бүген монда хезмәттәшем, Русия Герое Максим Серафимовка һәйкәл ачыла. Гвардия өлкән лейтенанты безнең хәрби частька Рязань училищесын тәмамлаганнан соң 2018 елда разведка төркеме командиры булып килде. Танышып киттек, якташ булуыбыз ачыкланды. Нинди милләттән булуга карамастан, Башкортстан кешеләре бик дус-тату хезмәт итәбез. Бер суны эчтек, бер һаваны суладык. Максим белән тиз арада уртак тел, уртак танышлар таптык. Командировкаларга бергә йөри башладык, дуслашып киттек. СВОга бергә киттек, беренче көннәреннән анда булдык.
Бүген мин Рязань училищесында укытам һәм Максим Серафимов үрнәгендә яшьләрне тәрбиялим. Без Русиянең киләчәген тәрбиялибез. Дусларыбыз үрнәгендә Батырлык дәресләре үткәрәбез. Бүгенге бурыч - үсеп килүче буынга дөрес тәрбия бирү. Улыма 10 яшь. Ул Максимның фотоларын күреп, аны таныды, батырлыгы турында белгәч, офицер булу теләген белдерде. Бу - минем өчен горурлык.
Мин "Патриот" паркында беренче тапкыр. Танышып чыктым. Бөтен кирәкле нәрсәләр бар. Республикабызда шундый урыннар булуга нык шатмын. Бүгенге авыр заманда балаларыбызга үсәргә, ныгырга урын бар. Алар геройларны, аларның батырлыкларын белергә тиеш.
Республика җитәкчесе башлангычы белән бу чара гаилә бәйрәме буларак үткәрелә икән, ул бөтен республиканы берләштерә. Моны дөрес карар дияр идем.
Фото: Александр Данилов