+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
2 август 2025, 05:50

Яугирләр гаиләләренә сертификат тапшырылды

Агыйдел шәһәре хакимияте башлыгы Денис Ирназаров махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләрнең гаиләләренә җир участоклары сатып алу чыгымнарын каплауга сертификатлар тапшырды.

Яугирләр гаиләләренә сертификат тапшырылдыЯугирләр гаиләләренә сертификат тапшырылды
Яугирләр гаиләләренә сертификат тапшырылды
Бу ярдәм чарасы шәһәрдә 2024 елда расланган һәм яугирләргә һәм аларның якыннарына Агыйдел шәһшре чикләрендә шәхси торак төзелеше өчен җир сатып алу чыгымнарын тулысынча компенсацияләргә мөмкинлек бирә.

Хәзерге вакытта сертификатларны сигез гаилә алган.

"Якын арада Агыйделдә яңа урам барлыкка киләчәк, анда СВОда катнашучылар үз йортларын төзи алачак", — диде Денис Ирназаров.

Фото: шәһәр хакимияте башлыгы Агидели Денис Ирназаровның telegram-каналы

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас