«Хәерле көн, бәлки кемгәдер иртәдер. Дуслар, күпләр минем хәлемне сорап язды. Минем белән барысы да яхшы. Хезмәт итәм. Егетләр белән бер урында ныклап урнаштык. Барысы да яхшы. Билгеле сәбәпләр аркасында, кайда икәнебезне әйтә алмыйм. Барысы да әйбәт, алга таба эшлибез. Җиңү безнең якта булачак», – ди ул хәрби часте урнашкан урыннан.
Үзенә тискәре комментарийлар язучыларга Артур: «Хейтерларыма да үземнең кәнәгатьсезлегемне белдерәсем килә. Миңа карата шундый мөгамәләдә булучылар – миннән ерактарак торыгыз. Теләсә нәрсә язучылар, сез миңа шәхсән әйтегез ул сүзләрне», – дип сөйли.
Артурга тискәре комментарий язучылар да бар микәнни?