+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
8 август 2025, 06:00

СВО ветераннарына ЕДВ гаризасыз билгеләнә

Башкортстан буенча социаль фонд бүлеге махсус хәрби операция ветераннарына айлык акчалата түләүләрне (ЕДВ) гаризасыз билгели. Мондый формат социаль ярдәм түләүләрен һәм чараларын тизрәк билгеләргә мөмкинлек бирә.

СВО ветераннарына ЕДВ гаризасыз билгеләнәСВО ветераннарына ЕДВ гаризасыз билгеләнә
СВО ветераннарына ЕДВ гаризасыз билгеләнә
"Фонд түләүне әлеге таныклыкны бирә торган федераль дәүләт органнарыннан алынган мәгълүматлар буенча "хәрби хәрәкәтләр ветераны" статусын бирү датасыннан билгели. Махсус хәрби операция ветеранына ЕДВ рәсмиләштерү өчен СФР бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәкми", - дип аңлаттылар ведомствода.

Социаль фондта айлык акчалата түләү составына социаль хезмәтләр җыелмасы (МСУ) керүен искәрттеләр. Ул дару препаратлары һәм медицина эшләнмәләре белән тәэмин итүне, шифаханә-курортларда дәвалануны, дәвалану урынына шәһәрара транспортта баруны һәм кире кайтуны, шулай ук шәһәр яны тимер юл транспортында бушлай йөрүне үз эченә ала.

ЕДВ күләме, индексацияне исәпкә алып, 2025 елның 1 февраленнән 4582,04 сум тәшкил итә, шул исәптән социаль хезмәтләр җыелмасының бәясе — 1 728,46 сум.

Фото: башинформ
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас