+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
9 август 2025, 06:37

Алар һәйкәлдә яшәр!

Бүген Стәрлетамак шәһәренең Җиңү паркында махсус хәрби операция геройларына мемориаль комплекс ачу тантанасы булды. Анда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров катнашты.

Алар һәйкәлдә яшәр!Алар һәйкәлдә яшәр!
Алар һәйкәлдә яшәр!

"Бүген Стәрлетамакта без илебезне саклаганда һәлак булганнарга, алгы сызыкта булучыларга һәм тылда безнең егетләргә ярдәм итү өчен берләшкәннәргә багышланган беренче шундый зур мемориал ачабыз. Бу - хәтер һәм тирән хөрмәт. Әлбәттә, һәйкәлне сугыш кырларыннан кайтмаганнар өчен күңелдә тирән кайгы хисе белән ачабыз. Һәйкәлнең бер шигаре булып «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» дигән сүзләр тора. Соңгы елларда ул - барысын да берләштерә торган девиз, һәм Башкортстан чыннан да үзебезнекеләрне ташламый. Бөтен республика егетләрнең тормышын җиңеләйтү, аларга исән-сау әйләнеп кайту өчен ярдәм итү белән шөгыльләнә. Һәйкәл яшь буынга да хезмәт итәчәк. Алар белсеннәр, күрсеннәр һәм хәтерләсеннәр. Һәйкәл безгә дә бу катлаулы чорны искә төшерәчәк", - дип билгеләп үтте Башкортстан җитәкчесе.

Тантанада шулай ук Стәрлетамак хакимияте башлыгы Эмиль Шәймәрданов, СВО ветераны Филүс Асылгужин һәм Ватан сугышчылары гаиләләре комитетының урындагы бүлекчәсе җитәкчесе, СВОда һәлак булган яугирнең хатыны Янина Волочаева чыгыш ясады.

Мемориаль комплекс булдыру идеясе 2023 елда барлыкка килгән. Эшләрнең бәясе 21 млн сум тәшкил иткән.

Композициянең скульпторлары - Ирина Макарова һәм Максим Батаев. Мемориаль комплекс диварының проектын Александр Злищев һәм Григорий Мельников әзерләгәннәр.

Мемориаль комплексны урнаштыру һәм төзекләндерү эшләре 2025 елның апрелендә башланган. Аның гомум озынлыгы - 12 метр, скульптура композициясенең биеклеге - 3,1 метр, материалы - бронза.

Фото: "Башинформ"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас