Кушнаренко районы хакимияте башлыгы Марат Латыйпов махсус хәрби операция зонасына гуманитар йөк алып барды. Ул сугышчыларга туган яктан сәламнәр җиткерде, аларның нинди шартларда яшәвен, алгы сызыкта хәрби бурычларны ничек үтәвен күрде. Аның әйтүенчә, сугышчылар тиздән җиңүгә ирешәчәкләренә ышана.
"Бу сәфәр безнең егетләрнең чын батырлар икәнлеген, аларның хөрмәткә лаек булуын һәм аларга һәрвакыт ярдәм кирәклеген тагын бер кат күрсәтте. Без егетләребезгә алга таба да ярдәм итәчәкбез һәм озак көтелгән җиңүне якынайту өчен кулыбыздан килгәннең барысын да эшләячәкбез", - дип язды Марат Латыйпов социаль челтәрләрдә.
Фото: bashinform.ru