+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
12 август 2025, 05:35

“Башкортстан Геройлары” проектында катнашучыларның киләчәге нинди?

Башкортстан Хөкүмәте вице-премьеры, спорт министры Руслан Хәбибов БСТ каналындагы "Дөресен әйткәндә" тапшыруында "Башкортстан Геройлары" проектында катнашучыларның киләчәге ничек билгеләнәчәге турында сөйләде.

“Башкортстан Геройлары” проектында катнашучыларның киләчәге нинди?“Башкортстан Геройлары” проектында катнашучыларның киләчәге нинди?
“Башкортстан Геройлары” проектында катнашучыларның киләчәге нинди?

“Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров әлеге сорауга җавап бирде инде. Мәсәлән, мин остазы булган кеше киләчәктә спорт өлкәсендә эшләячәк. Карьера юнәлешләрен без егетләр белән бергәләп билгеләячәкбез. Бу ел аларның теләкләрен һәм һөнәри максатларын күрсәтер дип уйлыйм. Сугышчылар, ә алар арасында яшьләр дә, өлкәнрәкләр дә бар, үзләре өчен юнәлешләрне үзләре билгеләргә тиеш. Бу – яңа компетенцияләр, яңа дәрәҗә, яңа белемнәр. Һәм бу – ике яклы процесс, без алардан да күп нәрсәгә өйрәнәбез", - диде Руслан Хәбибов.

Искәртеп узабыз: республиканың махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен оештырылган "Башкортстан Геройлары" кадрлар проектына Русиянең 40 төбәгеннән 2 меңнән артык хәрби хезмәткәр гариза биргән. Аларның 70е финалга узган. "Башинформ" хәбәр итүенчә, 21 июльдә дүрт мәгариф модуленең беренчесе башланган.

Фото: bashinform.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас