+18 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
13 Августа 2025, 05:04

Бирешмәс “Үрмәкүч” ул!

Учалы районының Котый авылында яшәүче батыр егет махсус хәрби операциягә узган елда киткән.

Бирешмәс “Үрмәкүч” ул!Бирешмәс “Үрмәкүч” ул!
Бирешмәс “Үрмәкүч” ул!

Ул медицина колледжын тәмамлаган, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында коткаручы булып эшләгән. «Паук» позывнойлы сугышчы үз тарихын «Башкирский батальон» телеграм-каналында сөйләгән.

Алгы сызыкта якташыбыз медпункт оештырган һәм яралыларны эвакуацияләү белән шөгыльләнгән.

Бервакыт аларның төркеме дроннарның көчле һөҗүме астына эләккән. Алар яралыны ватылган "УАЗ"дан чыгарырга гына өлгергән, «кошчыклар» очып килгән һәм шартлау яңгыраган. Шартлау нәтиҗәсендә егетнең бармакларыннан тиреләре сыдырылып төшкән, аягына пуля тигән.

"Икенче дрон граната ташлагач, канга баткан сугышчы читкә шуыша һәм үлгәнгә салыша. Ул бронежилеты өзелгән һәм балтыр сөяге чәрдәкләнгән килеш биш тәүлек буе үзебезнекеләр янына бара, 18 чакрым юл үтә", - дип хәбәр итә чыганак.

Әле якташыбыз тернәкләнү уза.

Фото: "https://i-gazeta.com/"

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас