+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
15 август 2025, 12:35

Ярдәм чаралары арттырылып тора

Башкортстанда СВОда катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына илледән артык төрдә ярдәм чарасы күрсәтелә.

Ярдәм чаралары арттырылып тораЯрдәм чаралары арттырылып тора
Ярдәм чаралары арттырылып тора
Башкортстан Башлыгының 2022 елның 11 октябрендәге «Башкортстан Республикасыннан махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм күрсәтү буенча чаралар планы турында» рг-415 санлы күрсәтмәсенә үзгәрешләр кертелде.

Расланган ярдәм чаралары исемлегенә түбәндәге хокукларны бирү керә:

- СВОда катнашучыларның балаларын мәгариф оешмаларына чираттан тыш укуга җибәрү,
- СВОда катнашучыларның балаларының дәүләт һәм муниципаль өстәмә белем бирү оешмаларына, гомуми белем бирү оешмаларындагы түгәрәкләргә түләүсез йөрү,
- урта махсус һәм югары белем бирү программалары буенча укыган вакытта СВОда катнашучыларның балаларын тулай торак белән тәэмин итү һәм укуны тәмамлау буенча стажировкалар оештыру,
- психологик, юридик һәм консультатив ярдәм алу,
- СВОда катнашучыларның гаиләләренә хуҗалык-көнкүреш мәсьәләләрен хәл итүдә ярдәм алу һәм эшкә урнашуда ярдәм итү,
- салым ташламаларын бирү,
- медицина ярдәме алганда һәм торак мәсьәләләрен хәл иткәндә өстәмә хокуклар бирү,
- социаль һәм финанс ярдәменең башка чаралары.

Ярдәм чараларының тулы исемлеге һәм җаваплы башкаручылар белән әлеге сайтта танышырга мөмкин: (npa.bashkortostan.ru/46317/)

Фото: башинформ
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас