Гаиләләргә игътибар
Һәр махсус хәрби операциядә катнашучының үз тарихы, гаиләсе, якыннары бар. Шуңа күрә Башкортстанда алгы сызыктагы хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләре турында да кайгыртуны үз өстенә алдылар. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: гаиләләре ышанычлы яклау астында дип ышанган сугышчылар күпкә нәтиҗәлерәк хезмәт итә.
Бу уңайдан сугышчыларыбызның якыннары белән “Гаилә” хезмәте эш алып бара. Республикада белгечләрнең озак вакытлы ярдәменә мохтаҗ 1425 гаилә социаль ярдәм ала. “Гаилә” үзәкләре проектларны тормышка ашыра, алар кысаларында хәрбиләргә төрле ярдәм күрсәтелә, гаиләләре турында хәстәрлек күрелә. Шул ук вакытта махсус хәрби операциядә катнашучыларның 9 меңгә якын баласы бушлай балалар бакчаларына йөри, 7,5 меңнән артык малай һәм кыз шәһәр яны лагерьларында ял иткән, 8 меңгә якын бала бушлай төрле түгәрәкләрдә яңа алымнар үзләштергән, 742 бала уку өчен сертификат яисә республика колледжларында уку бәясен компенсацияләү алган.
20 меңнән артык мәктәп укучысы һәм колледж студентлары бушлай туклану белән тәэмин ителгән. Өстәвенә, быелдан 1-11 сыйныф укучылары ике тапкыр бушлай тукландырыла башлады (элек — бер тапкыр һәм 5-11 сыйныф укучылары гына иде). 1900дән артык кеше ярымстационар төрдә һәм өйдә бушлай социаль хезмәтләр алган.
Шулай ук, сугышчыларга һәм аларның гаиләләренә консультация һәм психологик ярдәм күрсәтәләр. Бүген “Гаилә” үзәкләрендә аны 8,5 меңнән артык, медицина оешмаларында — 5 меңгә якын, республика яшьләр социаль-психологик үзәгендә 5,5 меңнән артык кеше алган.
Сугышчыларның гаиләләренә хуҗалык-көнкүреш мәсьәләләрен хәл итүдә #МыВместе төбәк штабы волонтерлары ярдәм итә, инде 10 меңгә якын гариза кабул ителгән һәм эшкәртелгән.
Шулай ук, 7 меңнән артык махсус хәрби операциядә катнашучы һәм аларның туганнары шифаханә-курорт дәвалануыннан файдаланган. Меңнән артык кеше шәхси торак йортларны газга тоташтыруга сертификатлар алган.
Эшкә урнашу
278 хәрби эшкә урнаштырылган, 197 кешегә белем алуга сертификат тапшырылган. Гомумән алганда, аларның 87 проценты – эш тапкан. Һәр катнашучыга шәхси куратор беркетелә. Бүген 200дән артык эш бирүче СВО катнашучыларын эшкә алырга әзер.
“Республиканың мәшгульлек үзәкләре махсус хәрби операциядә катнашучыларны һәм аларның гаилә әгъзаларын эшкә урнаштыру эшен актив алып бара. Һәркемгә шәхси куратор беркетелә, ул ярдәм чаралары һәм сервислар комплексын күрсәтү процессын оештыра һәм координацияли. Реабилитация узучылар да игътибарсыз калмый. Без инде хәзер үк алар белән эшкә урнашу мәсьәләләрен карыйбыз, тиешле вакансияләр сайлыйбыз, эш бирүчеләр белән хезмәттәшлек итәбез”, – дип хәбәр итте Башкортстан Хөкүмәте Премьер министры урынбасары, спорт министры Руслан Хәбибов.
Шулай ук, хәрби хезмәткәрләрне гадәти тормышка уңышлы җайлаштыру өчен концертларга, музейларга һәм башка мәдәни чараларга ташламалы йөрү оештырыла.
“Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм эше бер үк вакытта бөтен юнәлешләр буенча бара, һәм ул дәвам итәчәк. Безгә төп бурычларга игътибарны юнәлтергә кирәк. Бу – өйләренә кайткан СВОда катнашучыларның тулы медицина тикшеренүе үтү һәм аларның гаиләләренә ярдәм. Без, шулай ук, аларга эш табарга һәм җәмгыятькә җайлашырга ярдәм итәргә тиеш. Муниципалитетлар башлыкларына медицина һәм психотерапевтик ярдәм алуның һәм СВОда катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү буенча Башкортстан Башлыгы каршындагы ведомствоара комиссия утырышы кысаларында эшкә урнашу мөмкинлекләренең өч алгоритмы эшләнде һәм җибәрелде. Аларны игътибар белән өйрәнүегезне һәм гамәлгә ашыру өчен оператив чаралар күрүегезне сорыйм”, – диде Руслан Хәбибов.
“Ватанны саклаучылар” фонды
Бүген дәүләт фондының республика филиалында 107 социаль координатор эшли. Аларның иң мөһим бурычы – махсус хәрби операция ветераннарын, сугышчыларыбызның гаиләләрен озата бару. Алар өйләренә кайткан яугирләргә реабилитация үтүдә һәм социальләштерүдә, яңадан укытуда, эшкә урнаштыруда, медицина, юридик, башка мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм итә. Тиздән Уфада филиалның яңа бүлекчәсе ачылачак.
Гуманитар ярдәм
2022 елдан бирле СВОга 150дән артык гуманитар йөк җибәрелгән. Аны халык, муниципалитетлар, эшкуарлар туплый. Техника, азык-төлек, төзелеш материаллары, дарулар — берсе дә күз уңыннан ычкындырылмый.
Әле күптән түгел генә Чишмә районы хакимияте башлыгы Ришат Мансуров СВО зонасына әлеге муниципалитет халкы җыйган гуманитар йөкне илтеп кайтты. Ярдәм Башкортстаннан СВО зонасына 153нче республика конвое составында юлланды. Өч фурага сугышчылар өчен биш берәмлек техника, блиндажларны ныгыту һәм төзү өчен материаллар, эчәргә яраклы су һәм башка кирәк-ярак төялгән иде.
“Башкортстан Геройлары” программасы
Республиканың Ватанны саклаучыларга ярдәме җиңүдән соң да тукталмаячак. Махсус хәрби операция тәмамлангач, сугышчылар өйләренә кайта башлаячак. Аларны көтәләр. Һәм гаиләләре генә түгел. СВО ветераннары төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров башлангычы белән булдырылган “Башкортстан Геройлары” кадрлар программасында катнаша. Программаның максаты – махсус хәрби операциядә катнашучылар арасыннан идарәчеләрнең яңа буынын әзерләү. Проект Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча гамәлгә ашырыла һәм “Геройлар вакыты” федераль проектының дәвамы булып тора.
“СВОда катнашучылар арасыннан хакимиятнең дәүләт һәм муниципаль органнарында, предприятиеләрдә һәм оешмаларда эшләү өчен квалификацияле идарәчеләр әзерләячәкбез. Алгы сызыкта аларның иң яхшы сыйфатлары чыныкты, болар – җаваплылык, намус, Ватанга тугрылык, катлаулы хәлләрдә тиз һәм дөрес карарлар кабул итә белү. Бу күнекмәләр бүген җитәкче өчен бик мөһим. Программада катнашучылар тәҗрибәле остазлар җитәкчелегендә укулар, стажировкалар узачак, ә аннары безнең идарә командасында лаеклы урын алачак”, – диде Радий Хәбиров.
Исегезгә төшерәбез: “Башкортстан Геройлары” кадрлар проектына махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен Русиянең 40 төбәгеннән 2 меңнән артык хәрби хезмәткәр гариза биргән. Шулардан 70 кеше финалга үтте. 21 июльдә дүрт белем бирү модуленең беренчесе старт алды.