

Сорауга “Ватанны саклаучылар” дәүләт фондының Башкортстан филиалы җитәкчесе урынбасары
Рида ӘХМӘТҖАНОВА җавап бирә:
─ Хәрби хәрәкәтләр зонасында сугышчының якыннары белән элемтәгә чыгу мөмкинлеге булмаган хәлләр еш була. Шуңа күрә эзләүгә керешкәнче, сабырлык саклап, аның үзенең хәбәр бирүен көтәргә кирәк.
Әгәр сугышчыдан бер айдан артык хәбәр килмәсә, туганнары “Ватанны саклаучылар” фондының төбәк филиалына, яки яшәү урыны буенча социаль координаторга мөрәҗәгать итә ала, хәтта хәрби частьтан сугышчының югалуы турында раслау булмаса да.
Фонд хезмәткәрләре хәрбинең рәсми статусын ачыкларга, генетик экспертиза өчен материаллар җыюда ярдәм итәчәк һәм геном буенча эзләү нәтиҗәсен контрольгә алачак. Моннан тыш, алар эзләү картасын тутыра, тиешле структураларга кирәкле документларны җибәрә, катлаулы хәлләрдә психологик һәм юридик ярдәм күрсәтә.
Эзләүләрне җиңеләйтү өчен югалган кеше турында сездә булган барлык мәгълүматны: аның исемен, званиесен, хезмәт урынын, контракт төзелү вакытын хәбәр итәргә кирәк. Шулай ук, сугышчының фотосурәтләре, аның ДНК үрнәкләре сакланган шәхси әйберләре — теш щеткалары, тарак, кием-салым кирәк булачак. Бәлки, генетик экспертиза өчен материал тапшырырга кирәк булыр. Моны беренче чиратта балалар, әнисе, әтисе һәм хәрби хезмәткәрләрнең абый-апалары эшли ала.
Шунысы да билгеле булсын: сугышчыларның гаилә әгъзаларын эзләү буенча бөтен ярдәм бушлай. Зинһар, чит сайтларга күчмәгез һәм шикле оешмаларга мөрәҗәгать итмәгез.
“Ватанны саклаучылар” фондының Башкортстандагы филиалы дүшәмбедән шимбәгә кадәр 9.00-18.00 сәгатьләрдә түбәндәге адрес буенча эшли: Уфа шәһәре, Минһаҗев урамы, 107.
Республика шәһәрләре һәм районнары буенча социаль координаторларның адреслары: https://vk.com/@zashitnikiotechestvarb-adresa-centralnogo-filiala-i-otdelenii-fonda-zaschitniki-ote.
Алдан консультация 8 (347) 268-01-02 телефоны буенча.