+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
17 август 2025, 05:00

Бал да, май да, "УАЗ" да алып барганнар

Шушы көннәрдә махсус хәрби операция зонасына Ярмәкәй районыннан гуманитар йөк илткәннәр.

Бал да, май да, "УАЗ" да алып барганнарБал да, май да, "УАЗ" да алып барганнар
Бал да, май да, "УАЗ" да алып барганнар
Социаль челтәрләрдә район башлыгы Рөстәм Әлимгафаров хәбәр иткәнчә, гуманитар ярдәм җибәрү 5нче гвардия мотоукчылар бригадасының «Рубеж» позывнойлы сугышчысы үтенече буенча оештырылган.

Суккүл авылы халкы "УАЗ" автомобилен, берничә рабица челтәре рулонын, автомобиль тәгәрмәчләре комплектын, шулай ук бал һәм май җибәргән. Тарказы авылы волонтерлары дронга каршы плащлар һәм юрганнар әзерләгән.

Рөстәм Әлимгафаров сүзләренчә, районның Хәрби-диңгез флоты ветераннары берлеге рәисе Рафаэль Рәфыйков 150 литр эчәргә яраклы су җибәргән, ә «Монда һәм хәзер» волонтерлар клубы әгъзалары техниканы яшерү өчен 108 квадрат метр маскировка челтәре тапшырган. Моннан тыш, Ярмәкәй авылында яшәүче Мозаффар Эшьязов «Сад» позывнойлы сугышчыга бензин генераторы сатып алган. Район башлыгы ассызыклаганча, уртак тырышлык белән генә хәрбиләргә ярдәм итеп, җиңүгә ирешеп була.

Бу башлангыч - катлаулы вакытларның кешеләрне ничек берләштерүен чагылдыручы күренешләрнең берсе. Ярмәкәй районында яшәүчеләр, СВО зонасында үз бурычларын үтәүче якташларына ярдәм итеп, шулай теләктәшлек күрсәтә.

Фото: башнформ


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас