“Проектның финалына Дүртөйле районыннан ике ветеран - Радик Галимов һәм Ришат Сибәгатуллин үттеләр.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: әлеге проект Русиядә шундый ук программалар арасында иң ихтыяҗлысы булды. Илнең 40 төбәгеннән 2 меңнән артык гариза килгән. Көндәшлелек шартларында сайлап алу нәтиҗәләре буенча финалга 70 кеше чыкты. Безнең Дүртөйле яугирләренең дә анда булуына шатмын.
Аларның һәркайсына төбәкнең идарә командасында остаз беркетеләчәк - сугышчылар тармакны үзләре сайлаячак. Ышанам ки, "Башкортстан Геройлары" проекты безнең Дүртөйле районы яугирләре өчен аларның алдагы карьерасында яхшы адым булачак. Уңышлар телим!” – дип яза Дүртөйле районы хакимияте башлыгы Риф Йосыпов социаль челтәрләрдә.
Фото: vk.com/yusupovrif