

Акция алты көн - 22 августтан 27 августка кадәр дәвам итә. Ачык ишекләр көннәре махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына экспозицияләр белән бушлай танышырга мөмкинлек бирә.
Шулай ук Башкортстанның төрле почмакларындагы музейларда патриотик акцияләр, "түгәрәк өстәл"ләр, викториналар уза.
— Биредә яшәүчеләр безнең чараларга зур кызыксыну күрсәтә, — дип уртаклашты Балакатай районының Тарих-туган якны өйрәнү музее директоры Гөлфия Хәлилова. - СВО яугире Евгений Ванин кебекләр гаиләләре белән килә. Ул хатыны һәм ике кызы белән экспозицияне карады. Якын көннәрдә бездә «Яшь сугышчы мәктәбе» квесты, «Белокатайцы на защите Родины» тарихи сәгате һәм «Легендар комдив — Шәйморатов» дигән хәтер сәгате планлаштырылган.
Башкортстанның төрле почмакларындагы башка музейларның программасы бай һәм төрле. Мәсәлән, Салават картиналар галереясендә «Шәһәр тарихы: билгеләр һәм медальләр» күргәзмәсе эшли. Экспозициядә Салават тарихын сөйләүче 150дән артык уникаль значок һәм медаль җыелган. Ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев музеенда (Илеш районы) 26 августка самолет макетлары ясау буенча осталык дәресе планлаштырылган. Ә Бөре тарихи музеенда бу көнне «Солдат әйберләре» акциясе узачак.
Фото:"Башинформ"