+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
24 август 2025, 13:58

Ә иртәгә фронттагылар янына!

"Армия мәдәнияте көннәре" чикләрендә Башкортстанның атказанган артисты Флорид Биргалин фронт иҗади бригадаларының ничек барлыкка килүе турында сөйләде.

Ә иртәгә фронттагылар янына!Ә иртәгә фронттагылар янына!
Ә иртәгә фронттагылар янына!

Башкортстан егетләренең мобилизация вакытында "Шәйморатов генерал" җырын җырлап яуга китүе хакындагы язма киң таралу алгач, беренче фронт иҗади бригадасын булдырырга карар итәләр, аларны Мәскәүгә чакыралар.

Әйе, Бөек Ватан сугышы чорында салдатларның рухын, дәртен күтәрү максатында шушындый бригадалар күп булдырылган, әлеге вакытта дүрт бригада эшли, алар ике меңгә якын концерт куела.

Ханты-Мансийскидан Лана Соколова Кызыл Байраклы Үзәк хәрби округының җыр һәм бию ансамблендә инде өченче ел хезмәт итә. Башкортстанда гастрольләрдән соң коллектив солисткасы фронт иҗат бригадасы составында махсус хәрби операция зонасына чыга. Ә әлегә ул республика халкының кунакчыллыгыннан ләззәт ала. Мәсәлән, Нефтекамада ансамбль артистларын тантаналы каршы алуда бавырсак белән сыйлаганнар.

- Махсус хәрби операция зонасына без аның башыннан ук чыгабыз. Ротация айга бер тапкыр була. Егетләр анда озаграк тоткарлана, ә кызлар ай ярымга-ике айга кала. Озакламый Луганскига китәм, - диде ул.

Фото: "Башинформ"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас