+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
24 август 2025, 14:00

Кадетлар дөньяны ничек күрә?

Уфада булачак офицерлар төшергән кыска метражлы фильмнар фестивале узды.

Кадетлар дөньяны ничек күрә?Кадетлар дөньяны ничек күрә?
Кадетлар дөньяны ничек күрә?

Уфада "Армия мәдәнияте көннәре" кысаларында «Родина» кинотеатрына килүчеләр бөтен Русиядән кадетлар, нахимовчылар һәм суворовчылар төшергән кино карады.

«Кадетский взгляд» Бөтенармия фестивалендә Русия Оборона министрлыгының югары уку йортларына кадәрге белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр катнашты.

Аларның картиналары - үз тормышларына, укуларына эчтән ихлас караш, бурыч һәм Ватан турында уйлану ул. Тасмаларда пафоска урын юк, аның каравы, чын эмоцияләр, юмор һәм кайчак җитди әйберләр турында бик зур фикерләр бар.

"Яшьләр өчен мондый чаралар үткәрү мөһим, хәзер 8, 10, 12 яшьлекләр үзләренең кадет сыйныфында укыганда иҗат белән шөгыльләнә һәм башка егетләр һәм кызларны тәрбияләүгә үз өлешләрен кертә алуларын аңларга тиеш. Үсеп җиткәнне көтәргә кирәкми, - дип билгеләп үтте Русия Оборона министрлыгы Мәдәният департаментының мәдәни программалар бүлеге башлыгы Ольга Фаллер. - Киләчәктә без Башкортстан кадетлары белән бергәләп фильм төшерербез һәм кинофестивальдә катнашырбыз дип өметләнәм».

Аның фикеренчә, фестиваль бүген яшьләр алдында ачыла торган мөмкинлекләрне берләштерү һәм күрсәтүнең көчле коралы буларак та әһәмиятле.

Фото: "Башинформ"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас