+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
24 август 2025, 13:51

Яугирләрнең рухы югары булсын!

Нефтекамада Екатеринбургтан Үзәк хәрби округның җыр һәм бию ансамбле чыгыш ясады.

Яугирләрнең рухы югары булсын!Яугирләрнең рухы югары булсын!
Яугирләрнең рухы югары булсын!

Коллективның гастрольләре "Армия мәдәнияте көннәре" кысаларында уза.

- Безнең ансамбльдә хореография, вокал сәнгате һәм инструменталь жанр бергә кушыла, - дип билгеләп үтә сәнгать җитәкчесе, подполковник Антон Шолохов. - Үзәк хәрби округ территориясендә "Армия мәдәнияте көннәре" узуына без бик шат. Коллективта катнашучыларның күбесе шушы республикадан. Бүген артистларның бер өлеше СВО зонасында эшли. Гастроль турыннан соң һәм Екатеринбургка кайткач, шунда китәм. Безнең хәрбиләрнең әхлакый-психологик рухын саклау буенча эш туктатылмый.

- Мин Башкортстанда тудым. Башта Борай авылында биедем, аннары Рудольф Нуриев исемендәге Башкортстан хореография колледжында укыдым. Соңыннан Питердагы Көнбатыш хәрби округның җыр һәм бию хәрби ансамбленә эләктем. Ә аннары Үзәк хәрби округта шундый ук ансамбль барлыгын белдем. Әмма, дөресен генә әйткәндә, безнең катлаулы вакытта контрактка кул кую куркыныч иде, - дип сөйли ансамбль артисты Роберт Гәрәев.

Ансамбльдә катнашучыларның берсе - Нефтекамадан Эмиль Шумский. Ул, Роберт кебек үк, Нуриев исемендәге колледжны тәмамлаган, ә ансамбль белән контрактны Екатеринбургта вакытлы хезмәт вакытында имзалаган. Ике атнадан соң коллектив белән СВО зонасына киткән.

Җыр һәм бию ансамбле Уфада, Салаватта һәм Күмертауда чыгыш ясаячак.

Фото: "Башинформ"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас