

Республика Башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча махсус хәрби операция зонасына республика хәрбиләре өчен адреслы ярдәм белән 158нче гуманитар конвой озатылды.
Йөк составында, шулай ук, 200 FPV-дрон, аккумуляторлар, элемтә системалары, 20 тонна эчә торган су.
Башкортстанның хәрби комиссары Михаил Блажевич сөйләгәнчә, йөк «Башкортстан» полкы һәм Миңнегали Шәйморатов исемендәге батальон сугышчылары өчен тәгаенләнгән.
"Гуманитар конвойлар тарихы махсус операция үткәрү вакытында күп үзгәрешләр кичерде. Бүген көрәшче-якташлар белән нәтиҗәле элемтә һәм кире элемтә җайга салынган. Республикада безнең төбәктән мобилизацияләнгәннәрдән торган исемле батальоннарга, подразделениеләргә кураторлар билгеләнде. "Башкортстан" полкы сугышчылары бу юлы «Урал» автомобильләрен алып килергә сорады, алар күптән инде алгы сызыкта үзләренең нәтиҗәлелеген күрсәтте. Шулай ук сугышчылар заявкалары буенча төзелеш материаллары, азык-төлек һәм әйберләр белән посылкалар җыелды», - дип билгеләде Михаил Блажевич.