

“Армия мәдәнияте көннәре” – Бөек Җиңүнең 80 еллыгы һәм Ватанны саклаучылар елында ил күләмендә узучы колачлы патриотик чара. Бу концертлар гына түгел, ә тәү чиратта – хәтер, тарих һәм буыннарның тере бәйләнеше.
Республикада “Армия мәдәнияте көннәре” федераль проекты чаралары мәртәбәле кунаклар, СВО ветераннары катнашлыгында Уфаның Җиңү паркындагы Мәңгелек утка чәчәкләр салудан башланды.
Дәрәҗәле җитәкчеләр арасында Русия Оборона министрлыгы Мәдәният департаментының мәдәни программалар бүлеге башлыгы Ольга Фаллер, Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары Урал Килсенбаев, мәдәният министры Әминә Шәфыйкова булды. Аннары Хәрби дан музеенда “Русия. Донбасс. СВО” экспозициясен ачу тантанасы узды.
– Әлеге күргәзмә махсус хәрби операциянең әһәмиятен тулысынча аңлап җиткермәүчеләрнең дә күзен ачарга ярдәм итәчәк. Күргәзмәгә мәктәп укучылары, патриотик клубта шөгыльләнүчеләр, яшь буын вәкилләре дә килеп, тарихны өйрәнүдән тыш, патриотик темага чаралар да үткәрер дип ышанам, – диде Урал Килсенбаев.
Шул ук көнне Башкортстан Республикасы Милли музеенда ике патриотик күргәзмәне ачу тантанасы булды: Русия Федерациясе Кораллы Көчләре Үзәк музееның “Мәдәният Армиясе” һәм М. Б. Греков исемендәге хәрби рәссамнар студиясе рәссамы Егор Смирновның “СВО рәссам күзләре белән” график эшләре күрсәтелде.
Башкорт дәүләт опера һәм балет театрында Русия Сәнгать академиясенең мөхбир-әгъзасы, СВО катнашкан, хәрби хәрәкәтләр ветераны Юрий Сивачевның “Безнең заман геройлары” экспозициясе һәм Мәскәү Рәссамнар берлеге һәм Русиянең Рәссамнар берлеге әгъзасы Сергей Марченконың “Донбасс Күмере” күргәзмәсе ачылды.
Шул ук көнне Уфада “Армия мәдәнияте көннәре” кысаларында Авыл хуҗалыгы министрлыгының Колонналы залында махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә һәрьяклап ярдәм итүгә багышланган “Клуб СВОя семейная гостиная” “түгәрәк өстәл”е узды.
Чарада Русиянең Дәүләт думасы депутаты Римма Үтәшева, Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, спорт министры Руслан Хәбибов, Уфа һәм Башкортстан митрополиты Никон, Радик хәзрәт Мирасов, Башкортстанның хәрби комиссары Михаил Блажевич, һәлак булган сугышчыларның әти-әниләре, махсус хәрби операция ветераннары, дин әһелләре, иҗтимагый оешмалар активистлары, юристлар, психологлар катнашты.
Беренче көннең төп вакыйгасы Уфадагы Совет мәйданында ачылу тантанасы булды. Аның кысаларында Русия Федерациясе Дәүләт флагы көненә багышланган флаглар парады узды.
Федераль проектының икенче көнендә М. В. Нестеров исемендәге Башкорт дәүләт сәнгать музее “Русияне яңадан ачабыз, бергә!” экспозициясен, Урыс география җәмгыятенең 180 еллыгына багышланган һәм М. Б. Греков исемендәге хәрби рәссамнар студиясе әгъзаларының әсәрләрен һәм музей җыентыгыннан әсәрләр тәкъдим итте.
В. И. Альбанов исемендәге музейда берьюлы берничә яңа экспозиция тәкъдим ителде: биредә император Бөек Петр исемендәге Үзәк хәрби-диңгез музеенда (Санкт-Петербург шәһәре) “Бөек Ватан сугышында Хәрби-диңгез флоты” һәм “Русия Хәрби-диңгез флотының өч гасыры” күчмә күргәзмәләре ачылды, шулай ук “Арктикада Бөек Ватан сугышы. Тумышы белән Башкортстаннан булганнар төньяк чикләрне саклауда” күргәзмәсе ачылды.
Шулай ук бу музейда Оборона министрлыгы Үзәк хәрби-диңгез китапханәсенең “Ходай безнең белән!” дигән китап-иллюстратив онлайн-экспозицияләре ачылды һәм легендар арктик магистраленең 500 еллык юбилеена багышланган “Төньяк диңгез юлын үзләштерү тарихы” күргәзмәсе үз эшен башлады.
Башкортстан шәһәрләрендә Оборона министрлыгының иҗат коллективлары гастрольләре дә дәвам итте. Үзәк хәрби округның җыр һәм бию ансамбле Нефтекамада чыгыш ясады, ә Александров исемендәге җыр һәм бию, Ленинград хәрби округының фронт иҗат бригадасының Стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләренең “Кызыл Йолдыз” җыр һәм бию ансамбльләре Сибайда концерт куйды.
Уфада “Хакыйкать сагында” китапханә форумы узды, анда республиканың үзәк китапханә системалары вәкилләре актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышты.
Федераль проектының өченче көнендә “Торатау” Конгресс-холлында “Җырда – батырлык, биюдә – батырлык!” дип аталган уникаль программада Уфаның “Мирас” җыр һәм бию ансамбле һәм Үзәк хәрби округның җыр һәм бию ансамбле чыгыш ясады.
Оборона министрлыгының башка иҗат коллективлары гастрольләре Белоретта дәвам итеп, анда А. В. Александров исемендәге җыр һәм бию ансамбле, Стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләренең “Кызыл Йолдыз” җыр һәм бию ансамбле һәм Ленинград хәрби округының фронт иҗат бригадасы артистлары концерт белән чыгыш ясады.
“Родина” кинотеатрында һәвәскәрләрнең “Кадетский взгляд” дип аталган кыска метражлы фильмнар фестивалендә катнашкан кинолар күрсәтелде.
“Армия мәдәнияте көннәре” кысаларында узучы төп чараларның берсе “Көз романтикасы” Халыкара классик музыка фестивале булды. Ул инде өченче ел Уфаның Совет мәйданында классик музыка сөючеләрне җыйды.
Фестивальнең беренче көн программасында Русия Федерациясенең атказанган артисты, Башкортстанның халык артисты Әскар Абдразаков, Русиянең атказанган артисты Василий Ладюк, Халыкара конкурслар лауреаты Оксана Волкова (Беларусь) башкаруында, Дмитрий Крюков җитәкчелегендәге Дәүләт академия симфоник оркестры озатуында, сугыш чоры җырлары яңгырады.
Фестивальнең икенче көнендә симфоник оркестр башкаруында Петр Чайковскийның классик әсәре һәм Дмитрий Шостаковичның легендар “Ленинград симфониясе” яңгырады.
Фортепиано партиясен дөньякүләм танылган Британия пианисты, Халыкара конкурслар лауреаты Фредерик Кемпф искиткеч итеп башкарды.
Фредерик Кемпф чыгышы фестивальнең үзәк вакыйгаларының берсе булды, ул бөек урыс музыкасының чикләрне белмәвен һәм бөтен дөнья башкаручыларының аларны яратып башкаруын белдерде.
Фестивальнең йомгаклау көнендә, оркестр репертуарында Заһир Исмәгыйлевнең “Салават” симфоник поэмасы, Александр Бородинның “Князь Игорь” операсыннан “Половецкие пляски”, Сергей Рахманиновның 2нче симфониясе, II өлеше һәм “Аккош күле” балетыннан Петр Чайковский сюитасы яңгырады.
Кичә Уфа театрларында фестивальгә багышланган спектакльләр күрсәтелде. М. Кәрим исемендәге Яшьләр театры урыс телендә “Бер гомер дә аз икән...” спектакленең премьерасын күрсәтте. Башкорт академия драма театры Г. Гыйззәтуллина повесте буенча куелган “Яратам, дип әйтергә өлгермәдем” спектаклен тәкъдим итте.
Үзәк хәрби округның җыр һәм бию ансамбле Башкортстан буйлап гастрольләрен дәвам итте һәм Күмертауда концерт белән чыгыш ясады. Уфаның Совет мәйданында шулай ук Русия Федерациясе Оборона министрлыгының иҗат коллективлары катнашлыгында концерт булды: биредә Русия Геройларына багышланган “Безнең маяклар” кичәсе узды.
Бүген “Армия мәдәнияте көннәре” кысаларында “Геройлар вакыты” конкурсының ярымфиналы узачак.
Зөһрә ИСЛАМОВА.