БСТ телеканалы журналистлары Азат Садрыев һәм хәзер махсус операция зонасында булган Айнур Кәбиров видеоэлемтә буенча сөйләшүгә кушылдылар. Алар үзләренең хәрби хезмәт көннәре турында сөйләде.
- Хезмәттәшебез белән Башкортстанннан булган хәрби подразделениеләрнең эшен яктыртырга килдек, монда инде бер атна торабыз, - диде Айнур Кәбиров. - Якташларыбыз хезмәт итә торган берничә частьта булдык. Берничә ел эчендә без алар белән туганлаштык, сугышчылар безгә - корреспондентлар буларак кына түгел, дуслар буларак та шат.
- Бездән еш кына монда булу куркыныч түгелме, дип сорыйлар, - дип дәвам итте теманы Азат Садрыев. - Әлбәттә, куркыныч була, беркем дә йөз процент куркынычсызлык гарантиясен бирми. Теләсә кайда да булырга мөмкин. Бары тик акыл белән эш итәргә кирәк. Без үзебездә контрударларны да тойдык, ут астында да эшләдек. Ләкин без монда дөресен сөйләр өчен булырга тиеш. Җиңү сугыш кырында гына түгел, мәгълүмати фронтта да кирәк!