+20 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
29 Августа 2025, 06:00

Тиз дә, уңайлы да

Башкортстанда СВОда катнашучылар күпчелек ташламаларны Күпфункцияле үзәкләрдә рәсмиләштерә алачак.

Тиз дә, уңайлы даТиз дә, уңайлы да
Тиз дә, уңайлы да
Властьлар ярдәм чараларының 90 проценттан да ким булмаган өлешен "бер тәрәзә" аша рәсмиләштерүне тәэмин итәргә карар кылды.

Бүген Күпфункцияле үзәкләр яңа бурычларны хәл итүгә актив кушыла, бу шул исәптән СВОда катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм күрсәтүгә дә кагыла.

Хәзер «Минем документлар» офисларында алар бушлай парковкаларга, мәктәп укучыларының транспортта бушлай йөрүенә, I һәм II группа инвалиды булган СВОда катнашучыларга бушлай хезмәт күрсәтүгә хокукларны рәсмиләштерә ала.

"Ел ахырына кадәр безнең алда махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә үзәккә бер килгәндә мөмкин кадәр күбрәк ярдәм күрсәтү бурычы тора. Бу кешеләр барлык мәсьәләләрне дә мөмкин кадәр тизрәк һәм уңайлы хәл итә алсын өчен кирәк. Мин мондый ярдәм чараларының кимендә 90 процентын "МФЦ" аша рәсмиләштерүне оештырырга йөкләмә бирдем", - дип аңлатты Премьер-министр Андрей Назаров.
 
Республикада СВОда катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына илледән артык төрдә ярдәм күрсәтелә. 

фото: башинформ


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас