

- Сезне биредә исән-сау һәм сәламәт итеп күрүемә бик зур шатлык. Сезгә республика халкыннан хөрмәт һәм баш ию сүзләрен җиткерәсем килә. Хезмәтегез, батырлыгыгыз, каһарманлыгыгыз өчен рәхмәт. Без республикада һәрвакыт сезнең турыда уйлыйбыз, борчылабыз һәм сезнең өчен дога кылабыз. Сезнең барыгызның да өйгә җиңү белән кайтуыгызны телибез, - дип мөрәҗәгать итте Радий Хәбиров Башкортстан хәрби хезмәткәрләренә.
- Хөрмәтле Денис Владимирович! Бүген бездә Донбасс һәм бөтен Русия өчен изге урында булу, дәүләт бүләкләрен тапшыру мөмкинлеге булганы өчен сезгә рәхмәт белдерәм. Барлык сугышчыларны нык кочаклыйм, кулларын кысам. Бөтен республика сезне өйдә көтә.
ДХР Башлыгы билгеләп үткәнчә, Башкортстан сугышчылары хәрби хезмәтне лаеклы алып бара һәм махсус хәрби операция бурычларын хәл итүгә саллы өлеш кертәләр.
- Сез җиңүгә омтылышның нәрсә икәнен намус белән күрсәтәсез, - дип ассызыклады Денис Пушилин. - Безнең күпмилләтле халкыбыз, авырлыкларга карамастан, берләшә һәм алга бара белә. Ышанам, сезнең батырлыкларыгыз мәктәп дәреслекләренә керәчәк, алар буенча бөек фильмнар төшерәчәкләр. Барыгызга да җиңү белән исән-сау кайтып җитәргә телим.
Тантана азагында Радий Хәбиров Башкортстанның дәүләт бүләкләрен Миңнегали Шәйморатов исемендәге батальонның хәрби хезмәткәрләренә һәм республика буенча Росгвардия идарәсенең СОБР сугышчыларына тапшырды, балалар белән аралашты, аларның үтенечләрен һәм теләкләрен тыңлады.
Фото: glavarb.ru