

Монда күмелгән 20 сугышчының күбесе билгесез булып кала. Өчесенең генә исемен ачыклап булган. Аларның берсе - Балтач районының Комъязы авылында туып-үскән Кәрим Зыятдинов, ул 1943 елда разведка вакытында һәлак булган. Төбәк җитәкчесе Ватанны саклаучылар батырлыгына хөрмәт күрсәтте.
- Без Луганск Халык Республикасы халкына Башкортстан кавалеристларына, легендар комдивыбыз Миңнегали Шәйморатовка карата саклаган истәлекләре өчен тирән хөрмәт белән карыйбыз. Без моны бик югары бәялибез, - диде Радий Хәбиров.
***
Республика Башлыгы, шулай ук, Красный Луч шәһәре янындагы Хәрби дан музей комплексында булды. Мемориаль ансамбль 1965-68 елларда оештырылган. Ул Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына багышланган, 1941-42 елларда биредә, нигездә, шахтерлардан төзелгән укчы дивизияләр катнашлыгында каты сугышлар барган. Быел музейда Бөек Җиңүнең 80 һәм комплекс төзелүнең 60 еллыгы уңаеннан чаралар уза. Республика Башлыгы экспонатлар белән танышты һәм Мактаулы кунаклар китабында теләкләрен язып калдырды.
- Бу музей - безнең бөек бабаларыбыз истәлеге. Бүген бу хәтерне саклау аеруча мөһим, ул махсус хәрби операциядә кулларына корал тотып, яхшылык һәм яманлык турындагы күзаллауларыбызны, бәйсезлегебезне һәм ирегебезне саклаучылар өчен дә зур әһәмияткә ия, – диде Радий Хәбиров.
Тулырак: https://glavarb.ru/ru/news/event/v-lnr-radiy-habirov-pochtil-pamyat-pavshih-voinov-112-y-bashkirskoy-kavaleriyskoy-divizii-81503/