+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
31 август 2025, 10:05

“Яугирләребез һәрвакыт игътибар үзәгендә”

Әле Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Донбасста эш сәфәрендә. Махсус хәрби операция башланганнан алып, ул яугирләребез хакында даими хәстәрлек күрә. Бу уңайдан “Башкортстанның Диңгез җыены" төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Юлай Моратов үз фикерен белдерде.

“Яугирләребез һәрвакыт игътибар үзәгендә”“Яугирләребез һәрвакыт игътибар үзәгендә”
“Яугирләребез һәрвакыт игътибар үзәгендә”

 

“Әле СВО зонасында безнең республикадан 15 батальон, “Башкортстан” полкы яу кырында. Алар хакында зур хәстәрлек күрүче төбәк җитәкчесенә сокланырга гына мөмкин. Минемчә, махсус хәрби операция зонасында аның кадәр еш булган губернаторлар, төбәк башлыклары да юктыр.

Радий Фәрит улы күп тапкырлар яугирләребезгә гуманитар ярдәм илтте, аларның теләкләрен, тәкъдимнәрен игътибар белән тыңлады һәм үтәде, дәүләт бүләкләре тапшырды һәм бу эшне дәвам итә.
Хәрби гамәлләрне уңышлы үтәр өчен ниләр җитми – ул моны һәрвакыт игътибар үзәгенә ала.

Яугирләрнең гаиләләрен дә игътибарсыз калдырмый, алар янына даими рәвештә үзе бара, матди һәм мораль ярдәм күрсәтә.

СВОдагы егетләребез республика Башлыгын бик ихтирам итә, аңа видеомөрәҗәгатьләр дә җибәрә.
Күптән түгел чираттагы конвой озатылды. Анда егетләребез нәәрсә сораган, барысы да исемлек буенча җыелган – коптерлар, төзелеш материаллары, аптечкалар һәм башкалар.

Җиңү өчен безнең яугирләргә ни кирәк соң? Әлбәттә, нәкъ менә шундый игътибар, ихлас хәстәрлек. Республика Башлыгы Радий Хәбиров бу хәстәрлекне барлык тулылыгында күрсәтә”, – диде Юлай Азамат улы.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас