+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
2 сентябрь 2025, 04:24

Бердәмлек җырлары берләштерде

Илеш җирендә ватанпәрвәрлек дәресләре булырлык матур чаралар үтте

Бердәмлек җырлары берләштердеБердәмлек җырлары берләштерде
Бердәмлек җырлары берләштерде

21–27 августта Башкортстанда “Армия мәдәнияте көннәре” узды. Бу федераль проект Ватанны саклау традицияләрен ныгытуга, хәрби-патриотик кыйммәтләрне яшь буынга тапшыруга һәм күпмилләтле илебезнең мәдәни мирасын саклауга юнәлтелгән. Чара Бөек Җиңүнең 80 еллыгына, Ватанны саклаучылар һәм Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм елына багышланды. Күләмле чаралар Илеш районында да киң колач алды.

Тантаналар Югары Яркәйдә башланды
21 августта Югары Яркәйдәге Дан монументы янында Русия Дәүләт флагы көненә багышланган зур митинг булды. “Русия байрагы астында: триколор өчен бергә” дигән девиз астында узган чарада район хакимияте җитәкчеләре, махсус хәрби операциядә катнашучы ветераннар чыгыш ясады.

Район Мәдәният сарае артистлары башкарган патриотик җырлар, китап күргәзмәләре, викториналар һәм балалар өчен остаханәләр бәйрәмгә ямь өстәде. Катнашучылар арасында төрле буын вәкилләре булды.

Автойөреш – тарихны искә алу
Икенче көнне Илеш районы үзәге урамнары буйлап “Тарих ту­дырган символ” автойөреше узды. Илле автомобильдән тор­ган колонна дәүләт флаглары һәм хәрби символика белән бизәлде.

Катнашучылар арасында локаль сугышларда һәм СВОда катнашкан ветераннар, “Буыннар бердәмлеге” оешмасы әгъза­лары, спорт һәм яшьләр берләшмәләре бар иде. Автойөрештән соң үзәк мәйданда зур концерт булды һәм кыр кухнясы эшләде. Бу чара Ватанны саклаучыларга хөрмәт билгесе булды.

Музейдагы очрашу
Илеш районының Тарих-туган якны өйрәнү музеенда “Геройлар белән диалог: тәҗрибә һәм батырлык” дип аталган очрашу узды. Чараның төп кунаклары махсус хәрби операция ветераны Рубен Хәсәнов һәм волонтер Ришат Гәрәев булды.
Рубен Флорид улы – батырлыгы белән дан казанган якташыбыз. Ул хәрби юлын пулеметчы-разведчик буларак Таҗикстан һәм Чечня территориясендә башлый. Махсус хәрби операция башлангач, Рубен Туган илен якларга юл тота, Донбасста көрәшә. Соледар тирә­сендә барган каты сугышларда ул яралы ике иптәшен коткарып кала, әмма үзе минага эләгә, авыр җәрәхәтләр ала. Озак дәва­ланганнан соң протезларда булса да, тулыканлы тормыш белән яшәвен дәвам итә.
Аның сүзләрендә – сабырлык, күзләрендә – көч, ә йөрәгендә – туган җиргә чиксез мәхәббәт. Бу очрашуда Рубен Флорид улы үзенең хәрби юлын сөйләп кенә калмады, ә һәркемгә чын ватанпәрвәрлек үрнәген дә күрсәтте.

Ришат Гәрәев исә үзен хәрби түгел, ә туган ягының актив волонтеры итеп танытты. Волонтерлык эшен ул дустына тепловизор җыюдан башлый, бүген исә бер төркем энтузиастлар белән бергә махсус операциядәге сугышчыларга ярдәм күрсәтүне дәвам итә. Аның үрнәге җәмгыятьтә бердәмлек һәм ярдәмләшүнең никадәр көчле булуын күрсәтә.

“Үлемсез эскадрилья”
Муса Гәрәев исемендәге музейда узган “Үлемсез эскадрилья” акциясе дә истә кала торган вакыйга булды. Герой-штурмовикның истәлегенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салу, аның батырлыгы турында сөйләшү, музей экспонатлары белән танышу яшь буын өчен дәрес кенә түгел, ә күңелдә ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләүче вакыйга булды.

Балалар авиамодельләштерү буенча остаханәдә үз куллары белән самолет макетлары ясап, күккә “үлемсез эскадрилья” очырды. Ә иң кызыклысы чын самолётка утырып, үзләрен пилот итеп тою мөмкинлеге булды.

Җыр һәм хәтер мәңге яшәр!
27 августта Илеш районында “Армия мәдәнияте көннәре” зур йомгаклау тантанасы белән тәмамланды. Район патриотик җыр фестивале – “Русия ялкыны: патриотлар буыны” концерты узды.
Җырчылар һәм иҗат коллективлары Ватан, батырлык һәм бердәмлек темасына багышланган җырлар башкарды.

Фестивальдән соң “Хәтер шәме” акциясе узды. Анда катнашучылар кулларында шәмнәр кабызды һәм Ватанны саклап һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алды.
Илеш җирендә үткән “Армия мәдәнияте көннәре” – патриотизм, мәдәният һәм яшь буынны тәрбияләүнең яңа үрнәге. Бу чараларда катнашучылар батырларның үткән юлына ихтирам белән карый, бүгенге СВО ветераннары белән очрашып, киләчәк буыннар өчен ватанпәрвәрлек үрнәге күрсәтә.

Рубен Хәсәнов һәм Ришат Гәрәев кебек шәхесләр – бүгенге көннең тере символлары. Аларның батырлыгы һәм фидакарьлеге яшьләргә илне яратырга, туган җиргә тугры булырга өнди.

Бердәмлек җырлары берләштерде
Бердәмлек җырлары берләштерде
Бердәмлек җырлары берләштерде
Бердәмлек җырлары берләштерде
Бердәмлек җырлары берләштерде
Бердәмлек җырлары берләштерде
Бердәмлек җырлары берләштерде
Бердәмлек җырлары берләштерде
Бердәмлек җырлары берләштерде
Бердәмлек җырлары берләштерде
Бердәмлек җырлары берләштерде
Бердәмлек җырлары берләштерде
Бердәмлек җырлары берләштерде
Бердәмлек җырлары берләштерде
Бердәмлек җырлары берләштерде
Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас