+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
2 сентябрь 2025, 03:35

“Җиңү белән кайтырбыз!”

Яугир-якташлар республика Башлыгы Радий Хәбировның хәстәрлеген югары бәяли.

“Җиңү белән кайтырбыз!”“Җиңү белән кайтырбыз!”
“Җиңү белән кайтырбыз!”
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров эш сәфәре белән янә Донбасста булды. Тәүдә ул анда якташларыбыз – “Башкортостан” полкы хәрби хезмәткәрләре белән очрашты. Төбәк җитәкчесе яугирләрнең яшәү шартлары белән танышты, медицина пунктын карады, анда аларга ашыгыч ярдәм күрсәтелә һәм шәхси составның сәламәтлеген ныгыту өчен профилактик чаралар үткәрелә.

Республика Башлыгы идарә итү пунктында, ашханәдә, полкның мобиль мунчасында һәм тренажер залында булды, шулай ук хәрби техника һәм җиһазлар, шул исәптән FPV-дроннар белән танышты.
 
Полкка килгәч, Радий Хәбиров яугирләргә Башкортстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды. Ул, шулай ук, командалык белән хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләренә ярдәм итү мәсьәләләре буенча фикер алышты. Башкортстан Башлыгы билгеләп үтүенчә, сугышчылар белдергән барлык теләкләр теркәләчәк, ә республика СВО ветераннарына ярдәм итү өчен барысын да эшләячәк.
 
Төбәк җитәкчесе, шулай ук, инженер бригадасының 12нче аерым гвардия Кенигсберг-Городокск бүлекчәләре дислокациясе урынында шәхси состав белән аралашты, сугышчыларның хезмәт шартлары белән танышты һәм республика дәүләт бүләкләрен тапшырды. Бүлекләрне урнаштыру мәйданчыгында Радий Хәбиров “Центр” гаскәрләре төркеменең пилотсыз инженер системаларын әзерләү, үстерү һәм куллану үзәге эшчәнлеге белән танышты. Аның белгечләре төрле билгеләнештәге БПЛА эшләү һәм модернизацияләү белән шөгыльләнә, шулай ук яңа хәрби хезмәткәрләрне өйрәтә. Бу эшне башкару өчен кирәкле җиһазлар, шулай ук сынау полигоннары бар.
Бригаданың шәхси составы Башкортстанның СВО ветераннарына ярдәме, шул исәптән төбәктә җитештерелгән пилотсыз очкычлар китерүләре өчен рәхмәт белдерде. Радий Хәбиров ассызыклавынча, республика алга таба да сугышчыларның беренче чираттагы үтенечләрен оператив үтәргә әзер. Ул, шулай ук, Хәрби дан залын, хезмәткәрләр яшәгән урыннарны карады, якташ хәрбиләр белән аралашты, аларның үтенечләрен һәм теләкләрен тыңлады.
 
Эш сәфәре вакытында Радий Хәбиров Донецк Халык Республикасы Башлыгы Денис Пушилин белән бергә “Саур-Могила” мемориаль комплексындагы Мәңгелек утка чәчәкләр салды. “Сезне биредә исән-сау һәм сәламәт итеп күрүем – ─ бик зур шатлык. Хезмәтегез, батырлыгыгыз, каһарманлыгыгыз өчен рәхмәт. Без республикада һәрвакыт сезнең турыда уйлыйбыз, борчылабыз һәм сезнең өчен дога кылабыз. Сезнең барыгызның да өйгә җиңү белән кайтуыгызны телибез”, –─ дип мөрәҗәгать итте Радий Хәбиров Башкортстан хәрби хезмәткәрләренә.
 
ДХР Башлыгы билгеләп үтүенчә, Башкортстан сугышчылары хәрби хезмәтне лаеклы үти һәм махсус хәрби операция бурычларын хәл итүгә саллы өлеш кертә. “Ышанам, сезнең батырлыгыгыз мәктәп дәреслекләренә керәчәк, алар буенча бөек фильмнар төшерәчәкләр. Барыгызның да җиңү белән исән-сау кайтуыгызны телим!” –─ дип ассызыклады Денис Пушилин.
 
Луганск Халык Республикасына эш сәфәре вакытында Радий Хәбиров Красный Лучның 7нче мәктәбендә булды, анда төбәк ярдәме белән капиталь ремонт үткәрелә. Бу эшкә 2022 елда керештеләр. Бомбага тотудан зыян күргән уку йортында берничә этапта түбә, тәрәзәләр, ишекләр, идәннәр, керү урыны, инженерлык челтәрләре – җылыту, су белән тәэмин итү, канализация системалары яңартылган. Планда ─– ноябрьгә кадәр мәктәп казанлыгын реконструкцияләүне тәмамлау, ә киләсе елда фасадны, спорт корылмаларын ремонтлау һәм янәшәдәге территорияне төзекләндерү. Мәктәп 600 балага исәпләнгән. Биредә икенче чиректән 300гә якын бала, шул исәптән 17 беренче сыйныф укучысы укырга керешәчәк.
Мәктәпнең педагогик коллективы Башкортстан җитәкчелегенә ярдәме һәм Луганск республикасы үсешендә катнашуы өчен рәхмәт белдерде.
 
Луганск Халык Республикасында Башкортстан Башлыгы мемориаль комплекста һәм Бөек Ватан сугышы вакытында Донбассны азат иткәндә һәлак булган сугышчыларның Туганнар каберлегендә булды. Алар арасында Русия Герое, генерал-майор Миңнегали Шәйморатов командалык иткән 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе сугышчылары да бар. Монда җирләнгән 20 сугышчының күбесе билгесез булып кала. Өчесенең генә исемен ачыклап булган. Аларның берсе ─Балтач районының Комъязы авылында туып-үскән Кәрим Зыятдинов, ул 1943 елда разведка вакытында һәлак булган.
 
Төбәк җитәкчесе Ватанны саклаучылар батырлыгына хөрмәт күрсәтте. “Без Луганск Халык Республикасы халкына Башкортстан кавалеристларына, легендар комдивыбыз Миңнегали Шәйморатовка карата саклаган истәлекләре өчен тирән хөрмәт белән карыйбыз”, – моны бик югары бәялибез”, ─– диде Радий Хәбиров.
Республика Башлыгы, шулай ук, Красный Луч шәһәре янындагы Хәрби дан музей комплексында булды. Мемориаль ансамбль 1965-68 елларда оештырылган. Быел музейда Бөек Җиңүнең – 80 һәм комплекс төзелүнең 60 еллыгы уңаеннан чаралар уза. Республика Башлыгы экспонатлар белән танышты һәм Мактаулы кунаклар китабында теләкләрен язып калдырды.
 
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның махсус операция уздыру зонасына чираттагы тапкыр баруын танылган җәмәгать эшлеклеләре менә ничек бәяләде.
“Ул ─– чын ир-егет. Без аның белән батальоннар алдында берничә тапкыр чыгыш ясадык, һәм мин ышанам: теләсә кайсы рангтагы җитәкче эшенең мондый ысулы гына җиңүгә китерергә мөмкин. Безнең сугышчылар социаль мәсьәләләре хәл ителәчәгенә ышана, ә госпитальләрдә яраланган сугышчылар протезлар һәм башка мөһим нәрсәләр белән ярдәм итәчәкләрен белә. Мондый эшчәнлеге өчен аңа бик зур рәхмәт сүзләре әйтү зарур”, –─ ди Русия Герое, запастагы генерал-майор, Чечен Республикасында батальон тактик төркеме экс-командиры Сергей Тулин.
 
“Радий Хәбировның махсус операция уздыру зонасына даими сәфәрләре сугышчыларның үзләре өчен дә мөһим, алар туган якларындагы хәлләр турында белә, өйләренә үтенечләрен һәм сәламнәрен тапшыра, һәм бу безнең өчен, тыл өчен, безнең бердәмлегебез өчен кирәк. Бүген безнең бөтен җәмгыятебез берләште һәм фронтка ярдәм итә”, –─ ди Башкортстан Иҗтимагый палатасы рәисе Данияр Абдрахманов.
“Башкортстанның Диңгез җыены” төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Юлай Моратов та үз фикерен белдерде. “Әле СВО зонасында безнең республикадан 15 батальон, “Башкортостан” полкы сугыша. Алар хакында зур хәстәрлек күрүче төбәк җитәкчесе белән сокланырга гына мөмкин. Минемчә, махсус хәрби операция зонасында аның кадәр еш булган губернаторлар, төбәк башлыклары юктыр да.
 
Радий Фәрит улы күп тапкырлар яугирләребезгә гуманитар ярдәм илтте, аларның теләкләрен, тәкъдимнәрен игътибар белән тыңлады һәм үтәде, дәүләт бүләкләре тапшырды һәм бу эшне дәвам итә. Хәрби гамәлләрне уңышлы үтәр өчен ниләр җитми – ул моны һәрвакыт игътибар үзәгенә ала. Яугирләрнең гаиләләрен дә игътибарсыз калдырмый, алар янына үзе даими бара, матди һәм әхлакый ярдәм күрсәтә.
 
СВОдагы егетләребез республика Башлыгын бик ихтирам итә, аңа видеомөрәҗәгатьләр дә җибәрә. Күптән түгел чираттагы конвой озатылды. Анда егетләребез сораган бөтен нәрсә җыелган. Җиңү өчен безнең яугирләргә ни кирәк соң? Әлбәттә, нәкъ менә шундый игътибар, ихлас хәстәрлек. Республика Башлыгы Радий Хәбиров бу хәстәрлекне барлык тулылыгында күрсәтә”, – диде Юлай Азамат улы.
 
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас