+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
4 сентябрь 2025, 06:22

Егетләребезнең хәлләре ничек?

Шушы көннәрдә Башкортстан журналистлары махсус хәрби операция зонасында булып кайтты.

Егетләребезнең хәлләре ничек?Егетләребезнең хәлләре ничек?
Егетләребезнең хәлләре ничек?
"Башкортостан" гәзите хәбәрчесе белдерүенчә, махсус хәрби операция зонасына командировкалар барышында алар мотлак госпитальләргә кереп, якташ егетләрнең хәлен белергә, дәвалану шартлары белән танышырга тырыша. Баймак шәһәреннән «Солтан» позывнойлы яугир белән Луганскидагы госпитальдә очрашканнар. Чыгышы белән ул шул районның Куат авылыннан. Бер кулы нык яраланган. Сызлануына карамастан, ул ихлас әңгәмә корудан баш тартмаган.

Ул үзен Әхнәф-«Солтан» дип таныштырды. Аңа 56 яшь. Шактый олпат яшьтә контракт төзеп, ил сагына басарга карар итүенә нәрсә этәрүен сөйләгән.

– Мин Чечнядагы хәрби бәрелешләрдә дә контракт нигезендә катнашкан идем. Баймакта безнең үз оешмабыз бар, даими аралашып яшибез. 2023 елда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, ветераннарның хәрби берләшмәләре күтәреп чыккан тәкъдимне хуплап, «Башкортстан» мотоукчылар полкын төзү турында игълан итте. Анда элекке хәрбиләр, төрле кораллы бәрелешләрдә чыныгу алган ир-егетләр күпләп язылды. Без, Баймактагы «чеченецлар» да, шул полкка язылырга карар иттек. Шәһәрдән — өч егет, шулай ук районның төрле авылларыннан күп кенә иптәшләр теләк белдерде. Шуңа күрә барлык дусларым монда юлланганда читтә кала алмадым, – диде «Солтан».

Башта ул тәэминат ротасында була, соңыннан инде укчы булып китә. Әлеге ярасын нинди шартларда алуын да сөйләгән.

– Биремгә барганда булды. Польшада җитештерелгән минометтан аттылар. Ул бөтенләй тавышсыз, шуңа күрә алдан ишетеп, сизеп булмый, – ди яугир.

Махсус хәрби операциядә күрсәткән батырлыклары өчен «Солтан» Шәйморатов медаленә лаек булган. Бу бүләкне туган ягына кыска вакытлы ялга кайткач хәрби хәрәкәтләр ветераннары слеты барышында тапшырганнар. Хәзер аны Жуков медале белән дә бүләкләгәннәр, тик бүләк әле үз героена килеп җитмәгән. Якын арада бу медаль дә аның күкрәген бизәр, дип ышаныйк.

Яугир даими игътибар һәм кайгыртучанлык өчен республика җитәкчелегенә, халыкка, бигрәк тә якташларына зур рәхмәтен җиткерде. "Районыбыздан гуманитар йөк бик еш килеп тора. Монда егетләргә ярдәм һәрвакыт кирәк, шуңа күрә безнең өчен кайгырткан һәркемгә ихлас рәхмәтебезне җиткерегез", – диде ул.

Шулай ук, дәвалану шартлары белән канәгать булуын, табибларның һәм медицина хезмәткәрләренең яралыларны тизрәк аякка бастыру, аларның хәлен җиңеләйтү өчен барысын да эшләвен әйтте.

Туган ягында Әхнәфне гаиләсе, сөекле кызы һәм оныклары көтә. Аның исән-сау савыгып, тизрәк аякка басуын, сугышлар тәмамланып, туган ягына, якыннары янына сәламәт әйләнеп кайтуын телибез.

Бу хакта тулырак: https://bashgazet.ru/articles/geroy-ar-d-ere/2025-08-30/h-rbi-b-relesht-r-syny-an-yaugir-ul-4367239
Фото: Башкортостан гәзите

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас