+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
4 сентябрь 2025, 05:50

Ватан сагында - Атнагуловлар!

Зианчура районының Тазлар авылыннан абыйлы-энеле Алмас һәм Стас Атнагуловлар махсус хәрби операциягә 2022 елның сентябрендә өлешчә мобилизация кысаларында чакырылганнар.

Ватан сагында - Атнагуловлар!Ватан сагында - Атнагуловлар!
Ватан сагында - Атнагуловлар!
Алар баштан ук, иңгә-иң куеп, Ватаныбыз сагында тора һәм җиңүне якынайту өчен барысын да эшли. Аларның төп максаты - нацизмны тамырдан юк итү генә түгел, ә тыныч халыкны үлемнән һәм гаделсезлектән коткару.

Кыска вакытлы ялда чакта Алмас «Зианчура таңнары» гәзите хәбәрчесенә бер вакыйга турында сөйләгән.

"Безнең алда шундый бурыч тора – яулап алынган шәһәрләрне нацистлардан азат итү. Моннан тыш, безнең алда тыныч халыкны яклау бурычы да тора. Хезмәттәшләребез белән бергә ике балалы анага Украинадан чыгып китәргә ярдәм иттек, анда аларны куркыныч көтә иде. Аның ире ВСУ ягында. Һәм үзегез аңлыйсыздыр, хатын аның карашларын уртаклашмаган. Без аңа Уфага китәргә ярдәм итә алдык. Аның өчен транспорт таптык, ул балалар белән бергә таксига, ә аннары Уфага кадәр поездга барып җитә алган. Уфада аларны якташыбыз Карлугач Душәнбаева каршы алды. Карлугач аларга качаклар өчен тулай торакка урнашырга булышкан. Тиздән коткарылган хатын эш тапкан, ә аның улы һәм кызы хәзер мәктәпкә йөриләр. Без берьюлы өч кешене коткара алуыбызга шат. Ялгыз калган кечкенә балалар һәм хатын-кыз белән нәрсә булачагын күз алдына китерү дә куркыныч. Безне өйдә шундый ук гаиләләр, хатыннар һәм балалар көтә".

Станислав Атнагулов, абыйсы Алмаска повестка килгәнен белгәч, Русия Кораллы Көчләре сафына басарга теләк белдергән. Нәкъ менә шундый кыю ирләр безне дошманнардан саклый.

Абыйлы-энеле Атнагуловларны гаиләләре һәм батыр уллар тәрбияләгән әниләре көтә.

Фото: "Зианчура таңнары"
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас