+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
5 сентябрь 2025, 07:55

СВО ветераннары игътибар үзәгендә!

«Ватанны саклаучылар» фондыннан автомобиль алган барлык махсус хәрби операция ветераннары тернәкләндерүнең өстәмә техник чараларына дәгъва итә ала.

СВО ветераннары игътибар үзәгендә!СВО ветераннары игътибар үзәгендә!
СВО ветераннары игътибар үзәгендә!
«Ватанны саклаучылар» фондының республика филиалы гариза бирү тәртибендә СВО ветераннарын югары мобильлек чаралары – автомобильләр белән тәэмин итә. Фондтан автомобиль алган барлык ветераннар тернәкләндерүнең өстәмә техник чараларына дәгъва итә ала. Мәсәлән, коляскада хәрәкәт итүче машина йөртүчеләр өчен автокүтәргеч.

Шушы көннәрдә Күмертау шәһәреннән СВО ветераны Радик Йосыпов шундый техник тернәкләндерү чарасы алды. Радикка шулай ук «Ватанны саклаучылар» фондының Башкортстандагы филиалында бирелгән кул идарәсендәге автомобильне колясканы урнаштыру өчен автомат күтәргечле махсус багажник белән җиһазландырып бетергәннәр. Хәзер бөкләнгән колясканы күтәрү һәм төшерү нибары 45 секунд вакыт ала. Коляска түбәдә урнаша һәм салонда яки багажникта урын алып тормый. Эшләнмә барлык сынауларны узган, кирәкле сертификатлары бар һәм завод гарантиясе 1 ел.

Махсус багажниктан файдалану уңайлы, коляска пычранмый һәм салонда урын алып тормый - яңа механизмга «Башкортстан» ярдәм үзәге директоры урынбасары, дүрт тапкыр Паралимпия уеннары чемпионы Ирек Зарипов шундый бәя бирде.

– Бу СВО ветераннары һәм коляскада йөрүче инвалидлар өчен махсус тернәкләндерү чарасы гына түгел. Минемчә, автомобильне коляскалы инвалидка җайлаштырырга кирәк булган очракта,бу бик яхшы карар, - дип билгеләде Ирек Зарипов.

Фото: "Ватанны саклаучылар" фонды филиалы


Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас