+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
5 сентябрь 2025, 05:35

Ветеран йортында уңайлы шартлар булдырылды

Миякә районыннан махсус хәрби операциядә катнашучы Илвер Хөснетдинов хәзер аның ихтыяҗларын исәпкә алып җиһазландырылган йортта яши.

Ветеран йортында уңайлы шартлар булдырылдыВетеран йортында уңайлы шартлар булдырылды
Ветеран йортында уңайлы шартлар булдырылды
Ветеранның торагын адаптацияләүне “Ватанны саклау­чылар” фондының төбәк филиалында тулысынча дәүләт исәбенә эшләгәннәр.

Илвер Хөснетдинов авыр яраланганнан соң, инвалидлык бирелеп, өенә кайтарыла. 2024 елның апреленнән ул “Ватанны саклаучылар” фонды филиалы карамагында, аңа ярдәм чаралары буенча районның социаль координаторы Айгөл Канзафарова консультация бирә.

Аның ярдәмендә ветеранга уңайлы көнкүреш шартлары тудыру өчен йорты яңадан җиһазландырылган.

— Без кухня гарнитурын урнаштырдык, компьютер артында эшләү өчен урын булдырдык. Шулай ук бинада “Акыллы йорт” системасы урнаштырылды, ул көнкүреш приборлары һәм розеткалар белән идарә итәргә мөмкинлек бирә. Тышкы пластик ишек тимер ишеккә алыштырылды. Янгын хәбәрчеләре һәм су датчиклары куелды, — диде Айгөл Канзафарова.
Илвер Хөснетдинов хатыны белән өч кыз тәрбиялиләр. Кичәге сугышчы район чараларында актив катнаша, төзелештә эшли һәм үз эшен үстерү турында хыяллана, ул да төзелеш белән бәйле, дип хәбәр иттеләр Фонд филиалында.
Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас