

Кушнаренко районының Иске Кормаш авылы егете Данияр Идрисов – Ватаныбыз иминлеген кулына корал тотып яклаучы батыр якташларыбызның берсе. Ул хәрбиләр даирәсендә иң элиталы дип танылган десант-штурм гаскәрләре составында сугыша. Аның энесе Денис та десантчы, ул әлеге вакытта армия хезмәтендә.
– Безнең бурыч – торак пунктларны дошманнан тазарту, Украина нацистларының ныгытмаларын штурмлау, – дип билгеләде “Талант” позывнойлы офицер. – Десантчылар һәрвакыт алда, шуңа да безнең девиз “Бездән башка беркем дә!”
Батыр якташыбыз Ватан сугышы һәм Кутузов орденлы 56нчы гвардия десант-штурм полкында хезмәт итә. Әлеге легендар полк Әфганстанда, Чечняда, башка “кайнар нокта”лардагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан. Аның десантчылары кайда гына булса да, батырлык, каһарманлык үрнәге булды. Бу полкта – унбер Советлар Союзы һәм Русия Геройлары. Бүген полк махсус хәрби операция уздыру зонасында хәрби бурычын үти.
Данияр Иске Кормаш авылында туып-үскән. Тугызынчы сыйныфка кадәр туган авылы мәктәбендә укып, урта белемне район үзәгендәге 1нче мәктәптә ала.
– Мәктәптә “4” һәм “5” билгеләренә генә укыдым, Бердәм дәүләт имтиханнарын яхшы тапшырдым, – диде Данияр. – Спорт белән бик яратып шөгыльләндем. Физик культура буенча район һәм республика олимпиадаларында катнаштым. Ике тапкыр муниципаль дәрәҗәдә җиңүче булдым. Милли көрәш нигезләрен өйрәндем.
Өлгергәнлек аттестаты алгач та хәрби комиссариатка хәрби училищега укырга керү шартларын белергә килдем. Гомумән, хәрби булу – балачак хыялым. Миңа хәрби формадагы кешеләр, аларның төз буй-сыны, чын ир-егетләрчә кыю булуы һәрчак ошый иде.
Рязань югары һава-десант команда училищесына укырга керергә булдым. Анда кергәндә төп критерий – яхшы физик әзерлек. Бер урынга 25 кандидат иде. Кергәндә проф-сайлап алу, ягъни тестлаштыру уздым. Барлык фәннәрне дә уңышлы тапшырып, конкурсны узгач, шулкадәр сөендем. Әмма училищега керү – ул әле сынауларның беренче этабын гына узу. Курсант булу җиңел түгел, барысы да түзә алмый. Минем әти-әнием һәм сөйгән кызым Диана алдында йомшаклык күрсәтәсем килмәде, булачак хәрбиләр тормышындагы барлык авырлыкларны да җиңеп чыга алдым...
2017 елда Данияр хәрби югары уку йортын яхшы билгеләргә тәмамлый һәм Новороссийск шәһәренә хезмәт урынына җибәрелә. Лейтенант Идрисов 7нче гвардия дивизиясендә взвод командиры итеп билгеләнә. Ярты елдан соң 56нчы полкка Феодосиягә тәгаенләнә. 2022 елның февраленнән Данияр Идрисов махсус хәрби операциядә. Херсон юнәлешендә, Запорожье һәм Курск өлкәләрендә хәрби хәрәкәтләрдә катнаша.
Лейтенант Идрисов батырлыгы һәм кыюлыгы өчен Жуков һәм Суворов, “Батырлык өчен” медальләре белән бүләкләнгән. Булачак тормыш юлдашы Диана Даниярның укуын тәмамлавын өч ел көткән.
– Хәрбинең хатыны нинди сыйфатларга ия булырга тиеш, дигәндә, мин иң беренче итеп сабырлыкны атар идем, – ди Диа-на. – Ирем өйдә бик сирәк була. Кызыбыз Амелиягә биш яшь, аңа “әти эштә” дип әйтәбез. Ләкин ул, кечкенә булуына карамастан, барысын да белә, аңлый. Даниярның чираттагы командировкасы инде өч елдан артык дәвам итә. Кызым белән минем өчен башта әти-әниләр, дуслар ягыннан ярдәм зур булды. Аннары – без, ирләре махсус хәрби операциядә катнашучы офицерларның хатыннары, үзара тыгыз элемтәдә торабыз, бер-беребезгә рухи-әхлакый ярдәм күрсәтәбез. Ә ирем шалтыратканда һәрвакыт тынычландыра, барысы да яхшы, тиздән сугыш бетәчәк, ди.
Идрисовлар гаиләсендә ике десантчы. Даниярның энесе Денис әлеге вакытта армия хезмәтен Һава-десант гаскәрләрендә үтә. Ул да, абыйсы үрнәгенә ияреп, спорт белән шөгыльләнеп үскән, мәктәптә иң оста баскетболчы һәм волейболчы булган, “Күңелле стартлар” төбәк ярышлары призеры һәм җиңүчесе исемнәрен яулаган.
– Абыем минем өчен генә түгел, авылыбызның бик күп егетләре өчен үрнәк, – дип уртаклашты Денис.
Десантчыларның әтисе Динил Зәки улы һәм әнисе Зилә Фәхраз кызы уллары белән бик горурланалар. Горурланмаслыкмыни: ике лачыннары да Ватанны саклаучылар!
Альберт Вәлиев.
Кушнаренко районы.