+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
9 сентябрь 2025, 09:49

Ир сүзе бер була

Егетләр республика җитәкчелегенең үз яугирләре, аеруча “Башкортстан” полкы турында кайгыртуы бик мөһим булуын билгеләп үтте.

Ир сүзе бер булаИр сүзе бер була
Ир сүзе бер була
Әйткәндәй, төбәк Башлыгы Радий Хәбиров нәкъ шул чорда махсус хәрби операция биләмәсендә командировкада булып, Башкортстан яугирләре белән очрашып кайтты. Гомумән, СВОга командировка барышында безнең егетләрнең кайсы белән сөйләшсәң дә, иң элек Башкортстан халкына, республика җитәкчелегенә, үзләренең якташларына зур рәхмәтләрен белдерә.

Үзен “Бай” дип таныштырган бу яугир абый белән үзебезчә, татарча ихлас итеп әңгәмә кордык. Бөрҗән районыннан икән. 60 яшьлек Закир абый узган елда, 2024 елның мартында, контракт төзеп, махсус хәрби операциягә юлланган. Сабыр холыклы, олпат иргә яшь яугирләрнең хөрмәт белән каравы шунда ук күзгә ташланды.

“Кешегә үзең яхшы булсаң, сиңа да шундый ук мөнәсәбәттә булалар”, – дип җавап бирде “Бай”, шул хакта сорагач. Аның нинди максат белән СВОга юллануы, хәрби тормышка кадәр кайда, кем булып эшләве турында да кызыксындык.

– Озак еллар колхозда шофёр булып эшләдем. Хуҗалык таркалгач, башка өлкәгә күчтем. Ә монда юллануыма килгәндә инде, уйланып йөрдем дә, егетләргә ярдәм кирәк, шофёрлар җитми, дигәч, шундый карарга килдем, – дип җавап бирде ул.

Закир абыйның улы Замир да хәрби кеше икән. Ул армиядән соң контракт төзеп, хезмәтен дәвам итәргә карар кылган. Башта Сахалин якларында хәрби бурычын үтәгән егет 2022 елдан махсус хәрби операциядә мотоукчылар полкында хезмәт итә.

– Улым башта минем теләкне хупламады, “әти, йөрмә”, диде, әмма ныклы карар кабул иткән идем инде, “ир сүзе бер була” дидем. Шөкер, улым белән аралашып торабыз. Хатыным, балаларым, туган-тумачам белән дә элемтәдәмен. Төп бурычым – ягулык ташу. Хәзер менә егетләргә ярдәм кирәк булгач, яңа ашханә төзелешенә җәлеп иттеләр. Шофёр булгач, иң авыры – техниканың тиз ватылуы. Запас частьләр, аеруча тәгәрмәчләр тиз сафтан чыга, – ди яугир.

Гуманитар ярдәм турында сорагач, республика җитәкчелегенең үз яугирләре, аеруча “Башкортстан” полкы турында кайгыртуы алар өчен бик мөһим булуын билгеләп үтте.

– Монда килгәч, “Урал” машинасы бирделәр. Машина зыян күргән иде, шуны төзәтеп алдым. Якташларга зур рәхмәт, нинди запас часть кирәк, барысын да җибәрделәр. Иң зур рәхмәтем – Бөрҗән районы ветераннар оешмасы рәисе Олег Галиевка. Ул үзе дә хәрби бәрелешләрдә катнашкан кеше. Аның белән турыдан-туры элемтәдә торабыз. “Нәрсә кирәк, уңайсызланмагыз, сорагыз”, дип кенә тора, шәхсән үзе дә килеп китә. Хәзер дә ярдәмнән өзмиләр – даими рәвештә гуманитар йөк, хәтта йөк-йөк тактага кадәр алып киләләр. Район хакимияте башлыгы Рамил Абдуллин да килеп китте, Красный Лучта аның белән дә очраштык, – дип, Бөрҗән халкына рәхмәтен җиткерүне сорады ул.

Бу хакта тулырак: https://bashgazet.ru/articles/geroy-ar-d-ere/2025-09-09/ir-e-ber-bula-ti-bay-4380521


Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас