Социаль-мәдәни үзәктә узган чара турында телеграм-каналда Башкортстан Хөкүмәте вице-премьеры Ирек Сәгыйтов хәбәр итте.
Ул Русия Герое Риф Сәхәбетдинов белән берлектә «Башкортстан Республикасы Хатын-кызлар берлеге» төбәк иҗтимагый хәрәкәтенең "түгәрәк өстәл"ендә катнашуы турында сөйләде.
«15 районның хатын-кызлар берлекләре вәкилләренә һәм Мостай Кәримнең кызы Әлфиягә хәрбиләребезгә ярдәм итүдә, Ватанны саклаучылар, шулай ук СВОда катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм елына багышланган мөһим чаралар үткәрүдә бәяләп бетергесез өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерелде, - дип уртаклашты Ирек Сәгыйтов. - Ватанны саклаучыларга ярдәм итү - һәрберебезнең изге бурычы. Без бергә - көч!»
Фото: Башинформ