+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
15 сентябрь 2025, 14:20

"Фартовый" ялга кайткан

Иглин районыннан "Фартовый" позывнойлы сугышчы махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан.

"Фартовый" ялга кайткан"Фартовый" ялга кайткан
"Фартовый" ялга кайткан
Ялда булганда ул Ауструмдагы волонтерлык штабында булган. Бу хакта Иглин районы хакимияте башлыгы Гүзәл Насыйрова хәбәр итте.

- Хәрбигә штаб эшен күрсәттек һәм җитештерелүче продукция турында сөйләдек. Җавап итеп, сугышчы иптәшләренең батырлыгы һәм сугышчан туганлыкның әһәмияте турындагы тарихлары белән уртаклашты. Ул волонтерларга армый-талмый башкаручы хезмәтләре өчен чын күңелдән рәхмәт белдерде. "Сезнең өлеш алгы сызыктагы эш кебек үк әһәмиятле, - дип билгеләде сугышчы. - Сез - безнең иң ышанычлы тылыбыз". Бу очрашу фронт белән тылның бердәм булуын тагын бер кат исбатлады, - диде Гүзәл Насыйрова.

Биредә йон оекбашлар бәйлиләр, посылкалар тутыралар, маскировка челтәрләре үрәләр.

- Мин армиядә 2018 елдан бирле. СВОда беренче көннән - 2022 елның 24 февраленнән. Бу юл җиңел бирелми, әмма без аны лаеклы узабыз һәм җиңүгә ирешәбез. Тылдагыларга ярдәмнәре өчен рәхмәт. Бу ярдәм кечкенә тамчы түгел, миңа калса, бу - бик зур өлеш. Тыл булмаса, Җиңү булмаячак. Безгә ярдәм итүчеләрнең барысына да рәхмәт белдерәбез, без ялгыз түгел, безне беркайчан да онытмаячак һәм һәрвакыт ярдәм итәчәк куәтле, бөек тылыбыз бар.

Чарада, шулай ук, Ауструм урта мәктәбе укукчылары катнашты. Гвардия десант-штурм бригадасы сугышчысы егетләргә десантчыларның батырлыгы турында сөйләде.

Фото: баш.ньюс
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас