

Агыйделдән «Каспер» позывнойлы СВО яугирен Жуков медале белән бүләкләгәннәр. Бу хакта муниципалитетның социаль челтәрләрендә язылган.
Югары дәүләт бүләгенә хәрби хезмәткәр чик буенда хәрби бурычны үтәгәндә күрсәткән батырлыгы өчен лаек булган. Курск өлкәсе оборонасы вакытында Населговка торак пункты янында «Каспер» бүлекчәләр арасында элемтәне тәэмин иткән.
Яугирнең профессиональлеге, ныклыгы һәм кыюлыгы куелган бурычны уңышлы үтәргә мөмкинлек бирде, диелә командование хәбәрендә.