+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
18 сентябрь 2025, 10:09

Башкортстан батыр белән хушлашты

Уфада Русия Герое Илдар Суфияровны соңгы юлга озаттылар.

Башкортстан батыр белән хушлаштыБашкортстан батыр белән хушлашты
Башкортстан батыр белән хушлашты
«Башкортостан» дәүләт концертлар залында СВОда хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган Уфа егете, өлкән лейтенант, Русия Герое Илдар Суфияров белән хушлаштылар. Республика җитәкчесе Радий Хәбиров үзенең чыгышында геройның батырлыгы турында бөтен республика белә, дип билгеләп үтте.

–  Бүген туган җир аны кочагына алачак. Геройлар соңгы сыену урынын туган якта табарга тиеш. Ата-анасы лаеклы ул, чын кеше һәм сугышчы тәрбияләп үстергәннәр. Илдар 54 яшендә үзе теләп СВОга китә, гәрчә хәрби кеше булмаса да, яу кырында иң яхшыларның берсе булып чыга. Илдар, без сине һәрвакыт истә тотачакбыз. Геройларыбызга мәңгелек дан! – диде Радий Хәбиров.
Русия Герое белән хушлашырга туганнары, якыннары, иптәшләре һәм югары дәрәҗәле кунаклар килгән, алар арасында Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев, Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать Сафа Таҗетдин, Уфа мэры Ратмир Мәүлиев һәм башкалар бар иде.

Мәтам митингында “Башкортостан” полкы командиры урынбасары Александр Мельченко да катнашты. Ул батырның гәүдәсе аның “Шахтер” позывнойлы хезмәттәше аркасында табылуын сөйләде. Ел ярым әсирлектә булып, тәмугъның үзеннән котылуына карамастан, “Шахтер” Русия Герое һәлак булган блиндажны эзләү өчен СВО зонасына кире кайткан.

– Без аның гәүдәсен эзләүне даими алып бардык. Әмма блиндажның төгәл урынын ел ярым узгач, 10 көн элек кенә ачыклый алдык. Алар дошман һөҗүмен кире каккан. Аларның блиндажына гранаталар ташлаганнар. Ләкин Илдар һәм аның кул астындагы хәрбиләр дошманга бирелүдән баш тартканнар. “Шахтер” Илдарны соңгы булып күргән, шуннан ул аңын югалткан, әсирлектә һушына килгән. Ул безгә Илдарны табарга ярдәм итте, – диде Александр Мельченко.
Илдар Суфияров 2023 елның маеннан СВО зонасында хәрби бурычларны үти – “Башкортостан” полкының икенче мотоукчылар ротасында взвод командиры була. Узган елның апрелендә батырларча һәлак була. Ул дошманга үтеп керергә ирек бирмичә, үзен белән бергә өч дошман солдатын граната белән шартлата. Русия Президенты Владимир Путин указы белән якташыбыз Илдар Суфияровка узган елның октябрендә үлгәннән соң Русия Герое исеме бирелде.

–  Махсус хәрби операциядә катнашкан егетләрнең барысы да батыр, кыю һәм тәвәккәл. Илдар турында да шулай әйтергә була. Ләкин ул әле игелекле, ярдәмчел иде, шәхси состав аңа тартылды, ул җанын биреп эшләде, бу бик җиңел түгел, әмма ул булдырды, – диде Башкортстанның хәрби комиссары Михаил Блажевич.

Чыннан да, Илдар Суфияров хәрби кеше булмаган. Ул 30 ел нефть эшуәртү заводында эшләгән. Русия Героеның элеккеге җитәкчелеге аның турындагы якты истәлекне сакларга һәм аның гаиләсе өчен ышанычлы терәк булырга вәгъдә итте. Илдар Суфияровның әнисе улы янында булганнарның барысына да рәхмәт белдерде.

– Улымны хөрмәтләвегез өчен чын күңелемнән зур рәхмәт әйтәм. Әйе, без, ата-аналар, балаларыбызны гадел, намуслы итеп тәрбиялибез. Ләкин без генә түгел. Аңа тәрбия биргән мәктәпкә, укытучыларга, бүгенге көнгә кадәр миңа ярдәм итә торган дусларына рәхмәт. Башкортстанга рәхмәт, улым онытылмаячак. Заводка рәхмәт, ул аңа бик күп бирде. Улымны озатырга килгән һәркемгә рәхмәт, – диде Русия Героеның әнисе.
Хәрби хезмәткәрне башкаланың Көньяк зиратында җирләделәр.
Ример НАСРЕТДИНОВ.
Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас