+13 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
19 Сентября 2025, 09:15

СВО контрактчыларына хәрби званиеләр җыеннар узмыйча биреләчәк

Дәүләт думасы депутатлары өченче укылышта "Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында" Федераль законга үзгәрешләр кабул итте.

СВО контрактчыларына хәрби званиеләр җыеннар узмыйча биреләчәкСВО контрактчыларына хәрби званиеләр җыеннар узмыйча биреләчәк
СВО контрактчыларына хәрби званиеләр җыеннар узмыйча биреләчәк
Дәүләт думасы запастагы контрактчыларга җыеннар узмыйча гына хәрби званиеләр бирергә рөхсәт итте. Хәрби хезмәт турындагы канунга тиешле үзгәрешләрне парламентның түбән палатасы депутатлары өченче укылышта кабул итте.

Закон нигезендә запаста булган гражданга хәрби звание хәрби җыеннар (аттестация) узмыйча гына бирелергә мөмкин, диелә Дәүләт думасы хәбәрендә.

Элегрәк Дәүләт думасында СВОда катнашучыларның тәрбиягә алган балаларын бюджет исәбенә укытуны күздә тоткан закон проектын беренче укылышта кабул иттеләр.

Фото: "Башинформ" агентлыгы
Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас