Расланган ярдәм чаралары исемлегенә түбәндәге хокуклар бирү керә:
- СВОда катнашучыларның балаларын чираттан тыш мәгариф оешмаларына укуга кабул итүгә,
- СВОда катнашучыларның балаларының дәүләт һәм муниципаль өстәмә белем бирү оешмаларына, гомуми белем бирү оешмаларындагы түгәрәкләргә түләүсез кабул итүгә,
- урта махсус һәм югары белем бирү программалары буенча укыган вакытта СВОда катнашучыларның балаларын тулай торак белән тәэмин итүгә һәм укуны тәмамлау буенча стажировкалар оештыруга,
- психологик, юридик һәм консультатив ярдәм алуга,
- СВОда катнашучыларның гаиләләренә хуҗалык-көнкүреш мәсьәләләрен хәл итүдә ярдәм алуга һәм эшкә урнашуда ярдәм итүгә
- салым ташламаларын бирүгә,
- медицина ярдәме алганда һәм торак мәсьәләләрен хәл иткәндә өстәмә хокуклар бирүгә,
- социаль һәм финанс ярдәменең башка чаралары.
Ярдәм чараларының тулы исемлеге һәм җаваплы башкаручылар белән монда танышырга мөмкин: npa.bashkortostan.ru/46317/
Фото: башинформ