+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
23 сентябрь 2025, 14:25

СВО ветераннары "Акыллы йорт"та яшәячәк

«Ватанны саклаучылар» фондының республика филиалы инвалид СВО ветераннарына торакны җайлаштыруны дәвам итә. Сугышчыларның торакларын тикшерү өчен филиалның социаль координаторлары муниципаль комиссия белән берлектә атна саен республика районнарына чыга.

СВО ветераннары "Акыллы йорт"та яшәячәкСВО ветераннары "Акыллы йорт"та яшәячәк
СВО ветераннары "Акыллы йорт"та яшәячәк
Уңайлы мохит булдыру кысаларында «Ватанны саклаучылар» фонды филиалы карамагындагы ветераннар торакларында планшет яки смартфонга тоташтырылган «Акыллы йорт» системасын, кухня өчен махсус җиһазлар урнаштыра, махсус савыт-саба һәм робот-тузан суырткыч белән тәэмин ителә, хәвефсезлекне тәэмин итү өчен төтен һәм газ датчиклары урнаштыра.

Республиканың Балтач районында СВО ветераннары Радик Шакировның һәм Илсур Хафизовның торакларын тикшерделәр. Социаль координаторлар аларга документлар рәсмиләштерергә һәм торакны адаптацияләүгә заявка җибәрергә ярдәм иткән, ул кичекмәстән эшкә алынган.

Радик Шакиров сугышчан казанышлары, фидакарьлеге һәм батырлыгы өчен Батырлык ордены, күпсанлы медальләр һәм күкрәк билгеләре белән бүләкләнгән. Алга таба тернәкләндерү өчен социаль координатор аңа адаптив кием алуга гариза рәсмиләштерергә ярдәм иткән.

Илсур Хафизов сугышчан казанышлары өчен «Кавказдагы хезмәте өчен», «Сугыш хәрәкәтләрендә катнашучы» билгеләре, Суворов медале һәм Батырлык ордены белән бүләкләнгән. Ул патриотик чараларда актив катнаша, яшьләр белән бик теләп очраша. Социаль координаторлар аңа иңбашы протезын алу өчен документлар рәсмиләштерергә ярдәм иткән.

Тәтешле районыннан Феликс Зыятовка һәм Иглин районыннан Виталий Карпенкога тиешле документлар пакетын җыярга һәм торакны җайлаштыруга заявка җибәрергә шулай ук социаль координаторлар булышты. Ветераннар торагында «Акыллы йорт» системасы урнаштырылачак. Барлык кирәкле җиһазлар - «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды исәбенә. Ветераннарга актив тернәкләндерү өчен адаптив кием тәкъдим иттеләр, ә Виталий Карпенкога тернәкләндерү, шифаханә-курорт дәвалануы һәм диспансерлаштыру мәсьәләләре буенча киңәшләр бирделәр.

СВО ветераннарының тормышы уңайлырак булачак - аларның өйләрендә киң ишекләр, заманча кухня һәм ванна бүлмәсе, ышанычлы тоткалар барлыкка киләчәк, көнкүрештә «Акыллы йорт» технологиясе һәм тавыш ярдәмчесе ярдәм итәчәк. Компьютерлы махсус эш урыннары да кирәк булачак. Торакны адаптацияләү буенча адреслы ярдәм – СВОда катнашучыларга ярдәм программасының мөһим өлеше, аны Башкортстанда «Ватанны саклаучылар» фонды гамәлгә ашыра. Үткән елның гыйнварыннан бу елның сентябренә кадәр 151 гариза алынган, 141 бина тикшерелгән.

Фото: башинформ


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас