+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
24 сентябрь 2025, 04:50

Батыр гаилә башлыгы СВОга китте

Салават районының Ахун авылында туып-үскән Раил Саматовка 59 яшь. Ул үзе өчен катлаулы, ләкин кыю һәм батыр карар кабул иткән: махсус хәрби операциядә катнашырга һәм кулына корал тотып Ватанны сакларга!

Батыр гаилә башлыгы СВОга киттеБатыр гаилә башлыгы СВОга китте
Батыр гаилә башлыгы СВОга китте
Раил Ким улы - нык һәм принципиаль кеше. Һәрвакыт яхшылык, дөреслек һәм гаделлек өчен. "Фронтта булган егетләребезгә ярдәм итәсем килә, чөнки анда Ахун, Чулпан, Яңгантау һәм башка авыллардан якташларыбыз күп бит, - ди Раил Ким улы. - Ә яшь комачау итми, мин бик яхшы формада, кем әйтмешли, сугышабыз әле!"

Раил Саматовның гаиләсе дә батыр. Аның улы Наил - һөнәре буенча табиб, 2020 елда Мәскәү янындагы клиникада коронавирус пандемиясе кызган вакытта авыруларны коткарып һәлак булган. Аның исеме Русия табиб-Геройлары исемлегенә кертелгән. Әтисе дә ил өчен авыр вакытта читтә калырга теләми.

Якташыбыз һәм аның кыю карары белән горурланабыз. Ул СВОга, Оборона министрлыгы белән контракт төзеп, "Ахмат" бүлекчәсе сафларына барачак. Аңа уңышлар телибез һәм өендә исән-сау, җиңү белән көтәбез!

Башкортстанда теләүчеләр Ватанны саклаучыларга кушыла һәм Оборона министрлыгы белән контракт төзи ала. Контракт төзүчеләргә бер тапкыр бирелә торган түләү күләме 2 млн сумга кадәр арттырылды. Барлык шартлар белән хәрби ведомствоның белешмә номеры -117, Ситуацион үзәк - 122 яки (347) 218-19-19 буенча, шулай ук МФЦның «Минем документлар» офисларында танышырга мөмкин. Сайлап алу пунктының номеры - (347) 248-29-31.

Контракт шартлары һәм хәрби хезмәткәрләргә һәм аларның гаилә әгъзаларына социаль ярдәм чаралары турында барлык кирәкле мәгълүмат шулай ук башбат.рф сайтында, Телеграммдагы чат-ботларда бар.

Фото: "На земле Салавата" гәзите.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас