+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
25 сентябрь 2025, 06:12

"Стальной кулак" командиры сугышчан байрак алды

Егетләребез белән горурланабыз!

"Стальной кулак" командиры сугышчан байрак алды"Стальной кулак" командиры сугышчан байрак алды
"Стальной кулак" командиры сугышчан байрак алды

Якташыбыз, Русия Герое Руслан Гарифуллин командалык иткән "Стальной" бригадасына Сугышчан байрак тапшырылды. Берләшмә командиры Росгвардия гаскәрләренең Көньяк округы командующие Игорь Турченюк кулыннан хәрби истәлек алды. Бу хакта Салават Юлаев исемендәге Башкортстан батальонының телеграм-каналында яздылар.

2023 елда Көньяк округ составында төзелгән бригада инде ике ел СВО зонасында җаваплы бурычларны үти. Ул артиллерия, танклар һәм башка бронетехника куллана.

"Хәрби намус һәм батырлык символы булган байракны тапшыру белән берләшмәнең елъязмасында яңа этап башланды, аны киләсе буыннар дәвам итәчәк", — дип мөрәҗәгать итте округ командующие шәхси составка.

Фото: bashinform.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас