+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
26 сентябрь 2025, 10:32

11 меңнән артык яугир медицина ярдәме алган

Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин Дәүләт җыелышы-Корылтайда «Хөкүмәт сәгате»ндә СВОда катнашучыларга медицина ярдәме күрсәтү турындагы доклад белән чыгыш ясады.  

11 меңнән артык яугир медицина ярдәме алган11 меңнән артык яугир медицина ярдәме алган
11 меңнән артык яугир медицина ярдәме алган

Төбәктә СВОда катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә өстенлекле медицина ярдәме күрсәтү дәвам итә. Амбулатор шартларда 7 меңнән артык СВО катнашучысы һәм аларның 16 меңнән артык туганы медицина ярдәме алган.

4 меңнән артык СВОда катнашучы һәм аларның 2 мең гаилә әгъзасы стационар дәвалану узган, ә 558 СВОда катнашучы һәм аларның 286 гаилә әгъзасы медицина реабилитациясе узган.
«Үзебезнекеләр янына» акциясе кысаларында 2 меңнән артык СВОда катнашучы һәм аларның гаилә әгъзалары диспансерлау узган.
Тулырак: https://health.bashkortostan.ru/presscenter/news/756499/

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас