

Махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре бүген республикада иң мөһим социаль төркемнәрнең берсенә әверелде. Башкортстан аларны саклау һәм яклау буенча киңкырлы система булдырды. Бу эш республика җитәкчесе Радий Хәбировның иң җитди игътибар үзәгендә. Дәүләт структуралары, җәмәгать оешмалары һәм волонтёрлар бердәм эш итеп, СВОда катнашучыларга һәм аларның якыннарына төрле юнәлештә ярдәм күрсәтә.
Социаль гарантияләр
Республикада СВОда катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә финанс ярдәме күрсәтүгә ел саен акча бүленә. 2023 елда – 5,1 миллиард сум, 2024 елда 6,1 миллиард сум бүленгән. Контракт төзегәннән соң ук хәрби хезмәткәрләр айлык түләүләр, “подъемныйлар”, социаль өстәмәләр ала башлый. Яраланган очракта – 3 миллион сум, һәлак булганнар гаиләләренә – 12,4 миллион сум һәм өстәмә рәвештә республикадан 2 миллион сум бирелә. Моннан тыш, транспорт салымыннан азат итү, кредит каникуллары бирү, торак программаларында ташламалар каралган.
Балалар һәм хатын-кызлар – игътибар үзәгендә
Балаларны мәктәптә түләүсез ашату, “Сөт кухнясы” продуктларын алу, транспортта бушлай йөрү, мәктәптә һәм балалар бакчасында өстенлекле нигездә урыннар белән тәэмин итү каралган. Колледж һәм вузда бушлай уку мөмкинлеге, лагерьларда ял итү һәм спорт секцияләренә беренче чиратта кабул итү дә гамәлдә.
Радий Хәбиров аерым басым ясап әйткәнчә, “һәр гаиләгә җылы мөнәсәбәт кирәк. Безнең бурыч – бер генә очракта да битарафлык күрсәтмәү”. Шуңа күрә психологик ярдәм үзәкләре, юридик консультацияләр, көнкүреш мәсьәләләрендә волонтёрлар системалы эш алып бара.
Җәмәгатьчелек һәм дини оешмаларның роле
Башкортстанда “Ышанычлы тыл”, “Щит”, “Халык тылы” кебек инициатив төркемнәр фронтка гуманитар йөкләр – азык-төлек, кием-салым, дарулар, окоп шәмнәре, маскировка челтәрләре җибәрә. Шулай ук православие руханилары һәм имамнар, мәсәлән, Хәмзә хәзрәт һәм Виктор атакай СВО зонасында рухи терәк булып торалар.
Бу эштә республика халкы бердәмлек күрсәтә: һәркем үз өлешен кертә, кемдер акчалата ярдәм итә, кемдер үз куллары белән кирәк-ярак әзерли.
“Башкортстан геройлары”: яңа кадрлар проекты
2025 елда башланган “Башкортстан геройлары” программасы республикага кайткан хәрбиләрне дәүләт һәм муниципаль идарәгә җәлеп итү максатын куя. Радий Хәбиров җитәкләгән әлеге проект “Геройлар вакыты” федераль башлангычының дәвамы булып тора. Берничә ай эчендә 2000нән артык гариза кабул ителгән, 70 катнашучы финалга узган. Аларга укыту, стажировка һәм идарә өлкәсендә эш тәкъдим ителәчәк. Бу программа СВОда катнашучыларны тыныч тормышка адаптацияләү өчен дә әһәмиятле.
Халык бердәмлеге һәм республика җаваплылыгы
Радий Хәбиров белдерүенчә, “хәзер дә COVID чорындагы кебек – геройлар вакыты”. Башкортстан мисалында күренүенчә, дәүләт, җәмгыять һәм халыкның уртак тырышлыгы нәтиҗәсендә СВОда катнашучылар һәм аларның гаиләләре реаль ярдәм ала.
Йомгаклап әйткәндә, Башкортстанда булдырылган ярдәм системасы комплекслы характерга ия: финанс, социаль, психологик һәм рухи ярдәм күрсәтелә. Бу – республика Башлыгы Радий Хәбировның шәхси башлангычы, халыкның патриотизмы һәм җәмгыятьнең активлыгы нәтиҗәсе.
Махсус хәрби операция ветераны, Башкортстан Башлыгы ярдәмчесе Оскар Ситдыйков:
“Бүген Башкортстанда СВОда катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү буенча киң колачлы эш җәелдерелгән. Республика Башлыгы Радий Хәбиров билгеләвенчә, СВО ветераннарына ярдәм чаралары яңа ихтыяҗларны исәпкә алып тагы да камилләштереләчәк.
Шуны билгелисем килә, сугышчыларга гына түгел, ветераннарга да даими рәвештә ярдәм килеп тора. Республиканың “Ватанны саклаучылар” фонды филиалы нәтиҗәле эшли, сугышчыларга бөтен яклап та ярдәм күрсәтә.
Мин башка төбәкләрдәге хезмәттәшләрем белән даими аралашып торам. Алар республика сугышчыларына күрсәтелгән ярдәмгә зур бәя бирә. Мондый ярдәм чаралары илнең һәр төбәгендә дә юк. Һәм бу өлкәдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның роле бик зур”.