+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
28 сентябрь 2025, 05:05

Мәләвезлеләр якташларына ярдәм итә

Мәләвез районыннан махсус хәрби операция зонасына “ГАЗ-66” һәм ике “УАЗ” машинасы озатканнар. Район хакимияте башлыгы Зәбир Габдуллин социаль челтәрләрдә хәбәр иткәнчә, йөк машиналары алгы сызыкта хәрби кизү торырга керешкәннәр инде.

Мәләвезлеләр якташларына ярдәм итәМәләвезлеләр якташларына ярдәм итә
Мәләвезлеләр якташларына ярдәм итә
Мәләвезлеләр сугышчыларга маскировка челтәрләре, төзелеш материаллары, эш кораллары, җылы кием, су, окоп шәмнәре тапшырдылар. Шулай ук ярдәм исемлегендә - тушенка, токмач, чәкчәк, икмәк, яшелчә, бал, варенье һәм эчә торган су бар.

Зәбир Габдуллин Мәләвез районы волонтерларына һәм битараф булмаган кешеләренә рәхмәт белдерде.

Берничә көн элек Башкортстан халкы махсус хәрби операция зонасына 26 тонна гуманитар ярдәм җибәрде, дип хәбәр итә “Башинформ”.

Фото: bashinform.ru
Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас