

Ул Чечнядан соң хәрби һөнәрен сайлаган һәм МХО башланган беренче көннәрдән үк вакыйгаларның уртасында булган элекке хезмәттәшләре белән даими элемтәдә тора.
2022 елның декабрендә, уңышлы бизнесны туктатып, ул үз теләге белән МХОга китә. Һәм менә инде өч ел диярлек ул Русия язмышы хәл ителә торган урында. “Макар” снайпер булып хезмәт итә, ул Авдеевка, Красный Лиман, Берховка, Ясиноватаяларны узган, алар МХО вакыйгаларын күзәтеп баручыларга яхшы таныш. Әле күптән түгел генә якташыбыз кыска вакытлы ялга кайтты.
Солдатның күкрәген күп санлы медальләр бизи: «Батырлык өчен», «Сугышчан батырлык өчен», I һәм II дәрәҗәдәге «Хәрби батырлык өчен», «МХО катнашучысына». Аңлашыла ки, аларның һәркайсы батырлыклары өчен бирелгән. Яугирдән алар турында сөйләвен сорыйбыз.
– Барысы да яшерен заданиеләр, сөйли алмыйм, – дигән кыска гына җавап ишетәбез. – Ләкин әйтә алам, без мәкерле дошман белән сугышабыз, алар фашистлардан да начаррак. Мин укрофашистларның ерткычлыкларын үз күзләрем белән күрдем. Әлегә кадәр алар Горловка йортларының берсендә стенага кадаклап куйган унике яшьлек үсмер кыз күз алдында. Безнең һөҗүм итүебезне, дошманны кысып чыгаруыбызны белгәч, ул өй түбәсенә Русия әләмен элеп куйган... Дошман бу вәхшилек өчен җәза алырга тиеш!
Фото: "Башинформ"