Яңа документ хәрби хезмәткәрләргә СВОда катнашу өчен контракт төзегәндә бер тапкыр бирелә торган түләүләрнең гамәлдә булу вакытын 2025 елның 31 октябренә кадәр озайтты. Түләү 1 млн сум тәшкил итә. Федераль һәм муниципаль түләүләр белән бергә ул 1 700 000 сумга җитә.
Элегрәк Радий Хәбиров указы буенча хәрби хезмәткәрләргә ярдәм чарасының гамәлдә булу вакыты сентябрьгә кадәр озайтылган иде. Гомумән алганда, СВОда катнашучылар һәм аларның гаиләләре өчен Башкортстанда 50дән артык ярдәм чарасы гамәлдә.
Башкортстанда Русия милли гвардиясе гаскәрләрендә хезмәт иткәндә һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләренә матди ярдәм түләү тәртибен үзгәрттеләр. Дәүләт җыелышы-Корылтай кабул иткән законга тиешле үзгәрешләрне 26 сентябрьдә республика Башлыгы имзалады. Законның яңа редакциясендә «бер тапкыр бирелә торган матди ярдәм һәлак булган хәрби хезмәткәрнең, яки хезмәткәрнең гаиләсенең һәр әгъзасына тигез өлешләрдә бирелә» диелә. Закон буенча мондый түләүләр һәлак булган сугышчының якын туганнарына: әти-әниләренә, хатынына, аны тәрбияләүдә катнашкан әби-бабаларына, шулай ук балаларына каралган.
Закон үз көченә керде һәм быелның 1 октябреннән барлыкка килгән хокук мөнәсәбәтләренә кагыла.
Элегрәк, 2022 елның мартында, Радий Хәбиров һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләренә түләүләр турындагы канунга кул куйган иде. 2023 елның июнендә бу законның гамәлдә булуы хезмәттә һәлак булган "Росгвардия" хезмәткәрләренең гаиләләренә дә кагыла башлады.
Фото: башинформ