+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
4 октябрь 2025, 04:55

Радик та, Илсур да эшкуар булачак

СВОдан каты яраланып кайткан яугирләрне туган якларында игътибар һәм хөрмәт көтә. Шуларның икесе турында бәян итәбез.

Радик та, Илсур да эшкуар булачакРадик та, Илсур да эшкуар булачак
Радик та, Илсур да эшкуар булачак
Башкортстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына һәрьяклап ярдәм күрсәтелә. "Ватанны саклаучылар" фонды филиалы да бу эштә актив катнаша.

Фондның Башкортстандагы филиалы ветераннарның торак урыннарын тикшерү һәм адаптацияләү буенча актив эш алып бара. Филиалның социаль координаторлары, муниципаль комиссия белән берлектә, сугышчыларның торакларын тикшерү өчен атна саен республика районнарына чыга.

Балтач районында сәламәтлек мөмкинлекләре чикле ике ветеранның торагы җайлаштырылачак.

Фондның Башкортстандагы филиалы хезмәткәрләре СВО ветераны Радик Шакировның торагына «Акыллы йорт» системасын урнаштырырга ярдәм итәчәк, кухня өчен махсус җиһазлар, савыт-саба һәм робот-пылесос белән тәэмин итәчәк. Шулай ук тернәкләндерү өчен Радик адаптив кием алачак. Икенче ветеран Илсур Хафизовка социаль координаторлар иңбашына протез алу өчен документлар рәсмиләштерергә һәм торакны җайлаштыруга гариза җибәрергә булышты, ул кичекмәстән эшкә алынды.

2022 елның 28 сентябрендә өлешчә мобилизация кысаларында хәрби комиссариаттан повестка алгач, Радик хезмәт урынына юл тота. Сугышчан заданиене үтәгәндә аягы яралана. Госпитальдән соң бик озак тернәкләнә. Сугышчан казанышлары, фидакарьлеге һәм батырлыгы өчен Батырлык ордены, күпсанлы медальләр һәм күкрәк билгеләре белән бүләкләнгән. Күптән түгел Радик Рәшит улы Балтач районының Иске Балтач авылында йорт сатып алган, тирә-яктагы территорияне төзекләндерү белән актив шөгыльләнә. Балтач районындагы филиалның социаль координаторы күрсәтмәсе буенча тротуар плиткасы ясау буенча үз эшен ачарга планлаштыра.

Махсус хәрби операция башлану белән Илсур Хафизов Ватанны саклаучылар сафына басарга карар итә. Ул вакытта төньякта вахта ысулы белән эшләгән һәм 2022 елның августында гына Оборона министрлыгы белән контракт төзи алган. 2024 елның җәендә сугышчан бурычны үтәгәндә ул дрон-камикадзе һөҗүме астына эләгә - сул яктан бөтен гәүдәсе кыйпылчыклы җәрәхәтләрдә була, кулын югалта. Мәскәүдә госпитальдә 7 ай дәвалана, аннары тернәкләндерү Илсур Мәгъсүм улына аякка басарга ярдәм итә. Сугышчан казанышлары өчен «Кавказдагы хезмәте өчен», «Сугышчан хәрәкәтләрдә катнашучы» билгеләре, Суворов медале һәм Батырлык ордены белән бүләкләнгән. Илсур Хафизов – патриотик чараларда, яшьләр белән очрашуларда актив катнашучы.

Хатыны Гөлнара Фаат кызы белән 4 бала тәрбиялиләр, эшкуарлык эшен башларга ниятли.

Ветераннарыбызга башлангычларында уңышлар телибез!

Фото: "Ватанны саклаучылар" фонды.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас