+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
7 октябрь 2025, 16:03

«СВО һәм яңа мөмкинлекләр» дип аталган бизнес-академия старт алды

«Ватанны саклаучылар» фонды СВО ветераннары һәм аларның гаиләләрен укыту, яңадан әзерләү һәм эшкә урнаштыру мәсьәләсенә зур игътибар бирә. Башкортстан филиалында әлеге максатка юнәлтелгән «СВО һәм яңа мөмкинлекләр» дип аталган акселерацион белем бирү программасы эшли башлады.

«СВО һәм яңа мөмкинлекләр» дип аталган бизнес-академия старт алды«СВО һәм яңа мөмкинлекләр» дип аталган бизнес-академия старт алды
«СВО һәм яңа мөмкинлекләр» дип аталган бизнес-академия старт алды

Фонд филиалы җитәкчесе Гөлнур Колсарина хәбәр итүенчә, уку дистанцион форматта үтә һәм республиканың ерак районнарында яшәүчеләргә дә катнашу мөмкинлеге бирә. Ике атна эчендә 26 районнан 100дән артык кеше гариза биргән.

Программа СВО катнашучыларына гына түгел, ә аларның гаилә әгъзаларына да ачык. Уку барышында тестлар, белем модульләре, онлайн-вебинарлар, дәүләт ярдәме чаралары буенча эксперт сессияләре һәм хакимият вәкилләре белән очрашулар узачак.

Проект 3 төп максатны күздә тота:
сыйфатлы бизнес-белем бирү — уку программасы республиканың үзенчәлекләрен һәм дәүләт ярдәме чараларын исәпкә алып төзелгән;

СВОда катнашучылар арасында социологик тикшеренү — аларның профессиональ тәҗрибәсен, ихтыяҗларын һәм адаптациядәге кыенлыкларын ачыклау өчен;

ветераннар җәмгыятен булдыру — эшкуарлык белән шөгыльләнүче СВО катнашучыларын берләштерү.

Фото: Рәйлә Сабитова

Автор:Денис Таваев
Читайте нас