Туган авылы хөрмәтенә шундый позывной алган. Мобилизациягә кадәр Мәскәүдә вахта ысулы белән балта остасы булып эшләгән. Ул - ике кызның һәм фронтка китәргә санаулы көннәр кала туган малайның атасы.
«Таймас» исәбендә ВСУның берничә бәреп төшерелгән дроны бар. Мобилизацияләнгән егет сугышчан казанышлары өчен Суворов, генерал Шайморатов медальләре һәм «Махсус хәрби операциядә катнашучы» медале белән бүләкләнгән.
- Туган йортыбыз безне саклый. Балаларым һәр посылка белән үзем белән йөрткән рәсемнәрен һәм хатларын җибәрә. Менә алар чын сакчы, - ди «Таймас».
Фото: Башинформ